Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сәхнәдә – Ким үзешчәннәре

Ватанны саклаучылар көне алдыннан район Мәдәният йортында Ким авыл җирлегенең отчет концерты булды.

Марина Зайцева
Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды, концерт программасы да шуны исәпкә алып төзелгән иде. Ким авыл Советына кергән авыллардан фронтка 250 кеше киткән, шуларның сиксән сигезенә кире әйләнеп кайту насыйп булмаган. Якташлары сугыш кырларында сынатмаганнар һәм батырлык өчен бирелгән биш Кызыл Йолдыз ордены, сигез Дан ордены, унтугыз "Германияне җиңгән өчен" медале моңа дәлил булып тора.
Вероника Филиппованың "Помни" җыры һәр кеше күңелендә сугышта катнашкан һәм батырлыклары күрсәткән туганнары турында хатирәләрне яңартты. Концертны алып баручы Борис Андреянов һәм Мария Максимова Бөек Ватан сугышы елларында, Әфган һәм Чечня сугышларында һәлак булган солдатлар истәлегенә сәхнәдә шәмнәр кабыздылар.
Кимда яшәүче Ильяс Гатин Чечняда хезмәт иткән. Ул үзе гитарада уйнап, "Офицеры" җырын башкарды. Борис Андреяновның "Вспомни, отец" җырын тамашачылар дулкынланып тыңладылар.
Сугыш елы гимнастеркалары һәм пилотка киеп чыккан кызлар сугыш чоры такмаклары башкардылар һәм шул авыр елларны тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Александр Твардовскийның "Василий Теркин" поэмасыннан сәхнәләштергән өзек концерт программасына аерым бер ямь өстәде.
Үзешчән башкаручы Инна Антипина башкаруындагы җырлар, Мария Максимова белән икәү башкарган "Бери шинель, пошли домой" җырын тамашачылар алкышларга күмде. Хор чыгышы һәм шулай ук Ризван Гыйниятуллин уйнаган татар халык көйләре, Нәкыя Мөхәммәтҗанова башкаруында җыр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Афоньшина авыл үзешчәннәренә бу чыгышлары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте, аларга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев