Инде хәбәр ителгәнчә, узган шимбә көнне шәһәребездә чираттагы хәйрия марафоны үтте. Уртак тырышлык белән барлыгы 374520 сум акча җыелды.
Лидия Кострулева
Марафонның төп максаты - бүгенге көндә авыр хәлдә калган кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм итү. Бу традицион чараны күпләр түземсезлек белән көтәләр, чөнки игелек- шәфкатьтән башка безнең тормышны күз алдына да китерү кыен. Район мәдәният йортында җыелган кунакларны сәламләп, район башлыгы Камил Нугаев да шуңа басым ясады:
- Безнең һәрберебез тормышында авыр хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мондый очракта проблемаларны ялгыз гына хәл итеп булмый. Аларга якыннары, туганнары гына түгел, күңелендә шәфкатьлелек хисе булган бөтенләй чит кешеләр ярдәмгә килә. Бу гомер-гомергә шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам...
Марафонның мактаулы кунагы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевны безнең районда киң күңелле, башкалар турында кайгыртып яшәүче кеше буларак беләләр. Озак еллар ул безнең районның иганәчесе булып тора, шушы дәвердә ул күрсәткән ярдәм миллионлаган сумнан артып киткән. Мәсәлән, 2014 елда аның ярдәме белән шәһәребездә балалар һәм спорт мәйданчыклы ял итү паркы барлыкка килде.
- Туксан яшенә җитеп килгән әниемә кунакка барган саен ул һәрвакыт дөньяда мохтаҗлар, авырулар, йорт-җирсезләр барлыгын әйтеп тора һәм бу турыда беркайчан да онытмавымны үтенә. Авыр тормыш юлы үткән кеше игелек, шәфкать, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны бәяли белә ул. Хәйрия марафоны безнең һәрберебезгә бу изге эшкә хәлебездән килгәнчә өлеш кертергә мөмкинлек бирә, - диде Фоат Вәли улы.
Тамашачыларның кайнар алкышлары астында аңа "Ел хәйриячесе-2014" конкурсының муниципаль дәрәҗәдә җиңүче дипломы һәм кубогы тапшырылды.
Педагогия хезмәте ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашкан Зиннәтулла Гыйззәтуллин да шундый ук бүләккә ия булды. Ул гомеренең җитмеш елын үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә багышлаган. Шулай да аның иң зур эше - Иске Рәҗәп мәктәбендә тарих-туган якны өйрәнү музеен оештыру. Музей 1965 елдан бирле эшли. Авылдашлары аңа сугыш елларында һәлак булучылар һәм сәяси репрессия корбаннары истәлегенә мемориал төзү өчен акча җыю инициативасы өчен дә бик рәхмәтле.
Марафонны алып баручы Роза Галимова һәм Евгений Кременсков балалар савыктыру-белем бирү үзәгенең кекусинкай карате тренеры Рәшит Зыятдиновны да сәхнәгә чакырдылар. Аның тормышы сәламәтлеге буенча чикләнгән һәр кеше өчен үрнәк булырлык: авыр җәрәхәт алганнан соң да ул карате буенча ак билбау дәрәҗәсеннән иң югары дәрәҗәгә - кара билбауга кадәр күтәрелә алган. Хәзер ул балаларны спорт дөньясына җәлеп итеп, аларга сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре бирә.
Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонованың педагогик осталыгының төп сере - балалар белән уртак тел табуында, ул аларның уңышларына шатлана һәм җиңелүләрен күңеленә якын кабул итә белә. Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы, "Маячок" берләшмәсенә йөрүче сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләүче Юлия Симановага да шундый ук сыйфатлар хас. Үз эшенә иҗади карау, һәр бала йөрәгенә ачкыч таба белгән педагогларга да шундый ук дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
Никольск авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицын дистә ел бу урында эшләү дәверендә шактый яхшылыклар эшләгән. Шулай да иң зур эше - чиркәүне торгызу. Бу изге гамәле өчен ул да "Хәйрияче-2014" кубогы һәм дипломына лаек булды.
Марафон барышында дулкынландыргыч, мавыктыргыч, кызыклы мизгелләр күп булды. Сюжетларның берсендә "Доступная среда" программасын тормышка ашыру турында әйтелде. Шулай ук җәмгыять тормышында мәдәниятның зур роль уйнавы билгеләп үтелде. Традицияләр, гореф-гадәтләр аша ул төрле халыклар арасында дуслык җепләре сузарга, дөньялар тыныч булмаган бүгенге көндә дә йөрәкләрдә игелек хисе уятырга, бер-береңне аңларга мөмкинлек бирә. Узган ел Мәдәният елы булганлыктан, аңа нәтиҗә ясап, тырышлыгы, югары һөнәри осталыгы, милли мәдәниятны саклауга керткән зур өлеше, районның җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен "Сеспель" чуаш милли ансамбле җитәкчесе Валентина Якличевага район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды (моннан тыш, ул "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз күзлегеннән" район конкурсында да җиңеп чыкты). Район Мәдәният йортының "Волжские зори" вокаль коллективы (җитәкчесе Маргарита Пензина), җирлекара үзәк китапханә библиографы Надежда Фролова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Ирина Илюхина, киноучреждение директоры Ольга Логинова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләклән-деләр.
Быел халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышы темасы да игътибардан читтә калмады. Һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, ә кадет мәктәбе укучылары үз чыгышларын залдагы ветераннарга багышладылар һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Ветераннар хоры башкаруында сугыш чоры җырларыннан попурри, Татьяна Аристова һәм Ксения Колчина башкаруындагы җырлар, Урта Йорткүл укучылары куйган "Кызыл ромашка" әсәре, балалар сәнгать мәктәбе укучыларының биюләре - бу номерларның барысы да дәһшәтле сугыш елларын искә төшерделәр.
Марафон программасына шулай ук үзешчән артистлар Рамилә Исхакова, Айдар Вәлиуллин, Диләрә Сафина, Ольга Лобанова, "Волжские зори", "Дуслык" ансамбльләре, "Колосок" бакчасына йөргән балаларның чыгышлары кергән иде. Фойеда эшләгән күргәзмә-ярминкәдә җыелган акчалар да хәйрия фондына тапшырылды.
...Марафон тәмамланды. Шулай да авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү теләге, шәфкатьлелек, игелек кебек хисләр кеше йөрәгендә сүнмәс. Бу киләчәктә дә шулай дәвам итәр, дип ышанасы килә...
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Нет комментариев