Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез уен-көлкегә ничек карыйсыз?

Андрей ФӘСХЕТДИНОВ,
музей-тыюлык директорының фәнни эшләр буенча урынбасары:
- Юмор тормыш мәшәкатьләрен бераз булса да читкәрәк куеп торырга, стресслардан котылырга, гаиләдә, коллективта гармонияне сакларга ярдәм итә.
Безнең эштә дә мәзәк хәлләр килеп чыккалый. Музей-тыюлыкның күп хезмәткәрләренә килгән туристлар өчен экскурсияләр уздырырга туры килә. Монда инде тарихны да яхшы белергә, кешеләр белән уртак тел дә табарга, кирәк вакытта шаярта белергә дә кирәк. Күп очракларда безнең экскурсоводлар бәхәсле очракларны шаярту, уен-көлке белән хәл итәләр. Безнең, кем әйтмешли, корпоротив көлдергечләребез дә бар.
Көлке көнен безнең коллективта да көтеп алалар. Мәсәлән, коллегаларыбызга фәлән төбәктән туристлар килде, аларны тиешенчә каршыларга кирәк, яки директор чакыра, дип хәбәр итәбез. Минемчә, һәр шаярту урынлы булырга, кешене рәнҗетерлек дәрәҗәгә китерергә тиеш түгел.
Ольга БАЛАШОВА,
"Родничок" балалар бакчасы аш-су әзерләү остасы:
- Юмор хисе һәркемдә булырга тиеш, дип уйлыйм. Шунсыз яшәүнең кызыгы да булмас иде. Минем ирем, мәсәлән, төрле мәзәкләр, көлкеле хәлләр турында сөйләргә ярата. Бераз гына тыңлап торсаң да, көлеп туя алмыйсың. Әле тагын танылган кешеләр тавышы белән сөйләү осталыгы да бар анда. Ничек шулай булдыра ала, дип күпләрнең исе китә. Бәйрәмнәр вакытында, кичәләрдә генә мәзәк сөйләп чикләнә торган кеше түгел ул. Гомере буе юмор-көлкене яратты, җай чыгу белән төрле характердагы кәмитләрне сөйләп башкаларның күңелен күтәрергә тырыша. Бер минут көлү дә кеше гомерен озайтырга сәләтле, диләр. Чыннан да, туйганчы көлгәч, үзеңне иркенрәк, ял иткәндәй хис итәсең, кәефләр яхшыра. Әле тагын юмор тормыштагы күп кенә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә, дигәннәрен дә ишеткәнем бар.
Мин үзем дә телевизордан «Аншлаг» яки КВН тапшыруларын яратып карыйм, көлкеле язмалар хәзер Интернетта да бик күп.
Дмитрий КЛЮЧНИКОВ,
кадетлар мәктәп-интернат укытучысы:
- Тормышта юморга урын булмаса, яшәүнең кызыгы да калмас иде. Шаяртырга, мәзәк сөйләргә яратучы кешеләргә симпатиям бик зур. Гади генә очракны да бераз үзгәртеп, тагын да көлкелерәк итеп аңлатып бирү сәләтенә ия булучыларга әле көнләшеп тә карыйм. Әлбәттә, моның өчен зирәк акылга, оптимистик рухка ия булырга кирәк. Тормышта зур тәҗрибә туплаган, күпне күргән кешеләр генә шулай булдыра ала торгандыр ул.
Минемчә, укытучыларда да юмор хисе булырга тиеш. Бары шул очракта гына укучылар һәм коллегалар белән әйбәт мөнәсәбәтләр урнаштырырга мөмкин. Мин үзем дә бик күп анекдотлар, эч катырырлык мәзәкләрне беләм. Шуларның кайберләрен танышларыма, дус-ишләргә теләп сөйлим. Дөрес, кеше көлдерәм, дип чама хисен дә бик үк онытып бетерергә ярамый.
Узган ел Көлке көнендә мәктәптә алдау очраклары күп булды. Укучылар дәреснең киләсе көнгә күчереләчәгенә ышандылар. Бер укытучыны костюмы арттан сүтелгән, чалбары акка буялган, дип алдадылар. Минем үземне дә берничә тапкыр алдаганнары булды. Соңыннан туйганчы көлдем.
Егор ВАСИЛЬЕВ,
тармак технологияләре техникумы студенты:
- "Тормыш бик җитди нәрсә, аннан көлми мөмкин түгел", диләр. Моның белән тулысынча килешәм. Көлгәч күңел күтәрелә, кеше үзен борчыган проблемага башка яктан карый башлый.
Юмор дигәннәре минем тормышта төп урыннарның берсен алып тора, өч елдан артык КВН командасында (башта - мәктәптә, хәзер - техникумда) катнашам. Юмор - көлке мәшәкатьләр белән тулы көндәлек тормышыбызга яңа сулыш өрә, борчыган проблемалар турында оныттыра. Мин КВНның югары лигасы уеннарын берсен дә калдырмый карап барам, юмористик тапшыруларны көтеп алам.
Варвара ЛИСЮК,
Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы:
- Әйбәт, дөрес итеп сөйләнгән һәм урынлы юмор һәрвакыт күңелне күтәрә. Димәк, ул бүгенге мәшәкатьле тормышта бик кирәк. Мин үзем оптимист рухлы кеше, шаяртырга, мәзәкләр сөйләргә яратучылар белән теләп аралашам. Шулай да, традицион беренче апрель алдауларын бик яратып бетермим. Җитмәсә усал алдаулар да бар. Мондый юморның беркайчан да файдасы булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев