Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез электрон терминаллардан файдалансызмы?

Валентина Репьева, почта бүлеге җитәкчесе (Ким поселогы): - Безнең авылда түләү терминаллары юк, шуңа күрә авыл халкы барлык квитанцияләр буенча почтада түли. Минемчә, булган очракта да, болай түләү җайлы булуга карамастан, һәр кеше дә бу җайланмалардан файдаланмас иде. Чөнки халык, аеруча авыл кешеләре, электрон җайланмаларга әле ышанып бетми. Бәлки, вакыт...

Валентина Репьева, почта бүлеге җитәкчесе (Ким поселогы):
- Безнең авылда түләү терминаллары юк, шуңа күрә авыл халкы барлык квитанцияләр буенча почтада түли. Минемчә, булган очракта да, болай түләү җайлы булуга карамастан, һәр кеше дә бу җайланмалардан файдаланмас иде. Чөнки халык, аеруча авыл кешеләре, электрон җайланмаларга әле ышанып бетми. Бәлки, вакыт үткәч, хәлләр яхшы якка үзгәрер, тик әлегә бездә бу яңалыкларны кабул итмиләр.
Ирина С. (Болгар шәһәре):
- Барлык түләүләрне терминал аша гына түлим. Минемчә, бу бик җайлы, чөнки чират торып вакыт уздырырга кирәк түгел һәм күп вакыт янга кала. Кызганыч, терминаллар эшләмәгән чак та була, андый очракта паспорт белән Саклык банкыннан акча алырга мөмкин. Кайбер кибетләрдә товарны хәзер карточка белән дә бирәләр. Шулай итеп, кыен хәлдән чыгу мөмкинлекләре бар...
Лидия Минейчева, сатучы (Никольск авылы):
- Барлык квитанцияләрне почтада түлим, банк картасыннан файдаланмыйм, чөнки җайланмаларга караганда, кешеләргә күбрәк ышанам. Сорауларың булса, кеше шунда ук аңлатып бирә. Печать сугылган, имза куелган, түләүне раслаган квитанцияләр күз алдында булгач, барыбер күңел тынычрак.
Рушания Азбуханова,
бухгалтер (Приволжск поселогы):
- Коммуналь хезмәтләр өчен түләү, кредитлар, акча күчерү һәм башка операцияләр турында яхшы беләм. Мәсәлән, хезмәт хакын мин электрон карта аша алам, "Автоплатеж" хезмәте ярдәмендә ул картадан телефоныма даими акча килеп тора. Минем өчен бу бик уңайлы. Түләү терминалларыннан файдалану да, минемчә, бик җайлы. Анда акчаны карта аша да, акчалата да түләргә мөмкин. Шулай итеп, заманадан артта калмаска тырышам. Эш урыныма якын булганга күрә, квитанцияләр буенча акчаны почтада түлим, тиздән моны өйдән чыкмыйча, онлайн системасында эшләрмен дип уйлыйм. Шулай итеп, үзең өчен уңайлысын сайлау мөмкинлекләре чиксез, ә сайлап алу - һәркемнең шәхси эше.
Альбина Лаврентьева,
хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):
- Мин барлык түләүләрне дә почта аша түлим. Беренчедән, шәһәр буйлап йөреп кайту үзенә бер күңелле. Икенчедән, кешеләр белән аралашырга яратам. Чиратлардан курыкмыйм, гадәттә кеше аз була торган вакытта килергә тырышам. Электрон җайланмалар турында ишеткәнем булса да, алардан файдалана белмим, безнең яшьтә моның кирәге дә юктыр, дип уйлыйм.
Григорий Перегудов,
электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы (Болгар шәһәре):
- Безнең гаиләдә түләүләрне күбесенчә хатыным контрольдә тота. Ул терминалдан да, башка хезмәтләрдән дә файдалана. Һәр кеше үзенә җайлырак булганны сайлый. Миңа, мәсәлән, банк картасы буенча түләп була торган кибетләрдән әйбер сатып алу уңайлырак. Шулай да иң мөһиме - түләргә акча булсын, ә башкасын һәр кеше үзенчә хәл итә.
П. Т. (Болгар шәһәре):
- Мин кесәдә акча йөртергә яратам, шуңа күрә әлегә терминалларны кабул итә алмыйм. Квитанцияләр буенча түләү озаккарак китсә дә, моңа түзәргә була. Барлык түләүләрне почтада яки банкта, кассир аша түлим. Минемчә, болай эшләү ышанычлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев