Пәнҗешәмбе көнне район җәмәгать советы һәм эшмәкәрлекне үстерү советының бердәм утырышы булды.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова чыгыш ясады. Ул кече һәм урта эшмәкәрлеге секторының тармак структурасы ел саен үзгәрүен билгеләп үтте. 2010 елда авыл хуҗалыгы гомуми структурада 14 % алып торган булса, 2016 елда бу сан 26,7% тәшкил иткән, сәүдә һәм көнкүреш хезмәтен күрсәтү буенча күрсәткечләр 37,2% һәм 42,2%.
Шулай ук кече предприятиеләрнең товар әйләнеше дә ел саен арта. 2012 елда ул 434 миллион сум тәшкил итте, 2016 елда бу күрсәткеч 1069 миллион сумга җитте. Бу яңа производстволарны файдалануга кертү, чыгарыла торган продукциянең ассортиментын киңәйтүгә бәйле. Соңгы елларда эшмәкәрлек эшчәнлегеннән район бюджетына алынган керемнәр суммасы да арта. Район бюджетының барлык үзкеремнәре арасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан алынган керем 24,7% тәшкил итте. Эшмәкәрлек тармагына гаилә фермалары, төрле продукция җитештерү, шул исәптән балык эшкәртү, ипи пешерү, макарон, кондитер ризыклары җитештерү, тәрәзәләр ясау, хәзерләүләр эше һәм башкалар керә.
Шул ук вакытта бу тармакта проблемалар да җитәрлек. Безнең эшмәкәрләр төрле грант һәм проектларда актив катнашмый, квалификацияле эшче кадрлар җитеп бетми.
Район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, эшмәкәрлекне үстерү буенча совет рәисе Марина Андреянова бу чыгышны хуплап, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты буенча халык арасында уздырылган сораштыру мониторингы нәтиҗәләре буенча җәмәгать советы әгъзаларына төгәл җаваплар бирелде.
Утырышта шулай ук шәһәрнең сәүдә ноктасын реконструкцияләү һәм киңәйтү мәсьәләсе тикшерелде.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде һәм рекомендацияләр бирелде.
Утырышның эшенә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.
Фото:http://spasskiy.tatarstan.ru/rus/fotoreports.htm/photoreport/2651627.htm
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев