Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салым түләүчеләр игътибарына

Билгеле булганча, 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән 229нчы федераль Закон нигезендә, Россия Федерациясенең салым кодексына транспорт, җир салымы һәм физик затлар милегенә салым түләү сроклары үзгәртелде.

Шуңа бәйле, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12нче районара инспекциясе 2011 ел өчен милек салымнарын хисаплау 2012 елда булачагын хәбәр итә. Транспорт, җир һәм физик затлар милегенә 2011 ел өчен салым түләү срогы 2012 елның 1 ноябреннән дә соңга калмаячак.
Салым түләүченең теркәү урыны адресына 2012 елның 1 октябреннән соңга калмыйча түләү документлары белән бердәм салым хәбәре җибәреләчәк. Әгәр ул кулга тапшырылса, салым түләүче аны алу турында кул куя, бу кәгазь салым органында саклана.
Әгәр салым хәбәрендә төгәлсезлек яки җир участогы, транспорт чарасы, фатир яки башка милек турында дөрес булмаган мәгълүмат ачыкланса, документка теркәлгән гариза формасын тутырырга кирәк.
Салым инспекциясе хәбәр ителгән мәгълүматларны тикшерә, шул исәптән теркәү органнарына сорау җибәрә. Салым түләүче күрсәткән фактлар расланган очракта салым суммасы яңадан исәпләнеп, салым түләүче адресына яңа хәбәр җибәрелә.
Әгәр салым хәбәре агымдагы елның 1 отябренә кадәр килеп җитмәсә, салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Электрон документ әйләнешен керткәннән соң салым хәбәрен һәм аны түләү документын электрон рәвештә www.r16.nalog.ru Интернет сайтында, Федераль салым хезмәте администраторлык иткән "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" ("Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц") электрон сервисы аша алырга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев