Россия Федерациясенең әлеге дәүләт бәйрәме 1990 елда РСФСР халык депутатларының беренче съездында Россия суверенитеты турында Декларация кабул ителгәннән соң билгеләп үтелә башлады. Бу ел безнең хәтергә Советлар Союзының таркалуы һәм илнең беренче чиратта демократия, гражданлык ирегенә нигезләнгән принцип курсы буенча яши башлавы белән кереп калган. Бу - безнең тарих, безнең язмышыбыз, һәм инде Россия Көне - бу вакыйгаларга бүгенге көн күзлегеннән чыгып тиешле бәя бирү өчен сәбәп булып тора.
Шунысын әйтергә кирәк, егерме ике ел эчендә Россия зур юл үтте. Әлбәттә, төрлесен күрергә туры килде. Илнең дәүләтчелеген һәм демократик нигезләрен үстерү юлында төрле катлаулы социаль низаг һәм икътисадый кыенлыкларны байтак кичерергә туры килде. Ничек кенә булса да, чор кыенлыкларын җиңә алдык. Россия үзенең үсеш юлында сизелерлек нәтиҗәләргә иреште, базар икътисады шартларында сынатмый, гражданлык җәмгыяте институтларын булдыруны дәвам итә.
Илнең үсешенә Татарстан Республикасы да саллы өлеш кертә. Шөкер, Татарстан байтак күрсәткечләр буенча Россиядә алдынгы урыннарның берсен биләп тора, күпмилләтле республика халкы дуслык һәм туганлыкның кадерен белеп яши. Күп кенә уңай башлангычларның инициаторы да нәкъ менә Татарстан санала. Моңа чын күңелдән сөенәсе килә.
Әйе, барысы да яхшы, дип әйтергә әле иртәрәк, шулай да Россиянең дөрес юлдан баруына шик юк. Без хаклы рәвештә аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлана алабыз. Безнең алда торган бурыч - барыбызның да уртак йорты булган илебезнең икътисадый үсешенә өлеш кертү. Моның өчен тырышып эшләргә, тыныч яшәргә һәм үз Ватаныңны яратырга кирәк.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев