Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Россия, без синең белән бергә...”

Илебезнең төп дәүләт бәйрәме барлык балалар лагерьларында тантаналы линейка белән башланып китте.

Шәһәрдәге 1нче урта мәктәптә, мәсәлән, тантана узганнан соң балалар янына кунакка әкият геройлары килде, алар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Бәйрәм концертында бөтен отрядлар катнашты: Россия, туган ягыбыз турында җырлар яңгырады, шигырьләр укыдылар.
Шәһәрдәге 2нче урта мәктәп укучылары педагоглар белән бергә акция оештырды һәм кулларына флаглар, шарлар тотып шәһәр урамнарыннан үттеләр, очраган һәр кешене бәйрәм белән котладылар һәм аларга открыткалар бүләк иттеләр.
"Олимп" универсаль спорт залы мәйданчыкларында стрит-бол һәм мини-футбол ярышлары үткәрелде. Ярышларда укучылар, техникум студентлары һәм шәһәр предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Кич белән шәһәр халкы үзәк мәйданга "Россия, без синең белән бергә..." зур бәйрәм концерты карарга җыелды.
Район башлыгы Камил Нугаев барысын да бәйрәм белән тәбрик итте һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Бу кичтә сәхнәдән балалар һәм зурлар башкаруында рус, татар, чуаш җырлары яңгырады. Әле күптән түгел генә төзелгән "Станица Спасская" казаклар ансамбле чыгышын яратып тыңладылар. Бу коллектив Түбән Камада узган "Казачий круг - 2017" казак җырларын башкаручыларның республика конкурсында өченче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булган. Бу юлы алар шәһәр халкы һәм килгән кунаклар хөрмәтенә "Гуляй, Россия!" һәм "Казачья молитва" җырларын башкардылар.
Камилла Вафина, Эмма Җәләетдинова, Ирина Лукашина, Надежда Корнеева, Николай Сафронов, балаларның "Хуторок" казаклар ансамбле, "Булгарочка", "Шаг вперед" хореография коллективлары чыгышларын һәм биюләрен яратып карадылар. Россия, мәхәббәт һәм дуслык турындагы җырларны тамашачылар хозурына Лиана Снаренкова, Михаил Баландин, Рамилә Исхакова, Евгений Кременсков, Варвара Лисюк, "Волжские зори" ансамбле һәм "Короткое замыкание" вокаль-инструменталь ансамбле җиткерде. Аларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.
Мәдәният йорты фойесында мохтаҗларга акча җыю буенча комиссия эшләде. "Игелек кылырга ашыгыгыз" акциясе август урталарына кадәр дәвам итәчәк.
Мәйданда аттракционнар, сәүдә нокталары эшләде, музыка яңгырап торды. Программа азагында Болгар күген бәйрәм салюты төрле төсләргә күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев