Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә производстводагы бәхетсезлек очраклары өчен түләүләр икеләтә артты

Документ рәсми чыганакларда бастырылган.

Производствода бәхетсезлек очраклары аркасында һәлак булу яки производствода алынган авыру аркасында үлү очраклары өчен иминиятләштерү түләүләре икеләтә арттырылды. РФ Президенты Владимир Путин имзалаган Федераль закон рәсми мәгълүмат порталында бастырылган.

Документ нигезендә, производствода бәхетсезлек очрагы аркасында һәлак булган кешенең гаиләсенә ике миллион сум акча түләнеләчәк. Документ закон гамәлгә кергәннән соң килеп чыккан очракларга кагыла.

Документта Россия Кораллы көчләренең доброволецлар батальоннарында хезмәт итү срогы да эш стажына кертеләчәк, дип билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев