Россиядә күп балалы гаиләләрнең бердәм статусы турында Указга кул куелды
Документ бүгенгедән үз көченә керә.
Бүген РФ Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләрнең статусы һәм аларга ярдәм итү чаралары турында Указга кул куйды. Бу хакта Известия хәбәр итте.
Документ нигезендә, күп балалы гаилә статусы 18 яшькә кадәр яки 23 яшькә кадәр (баланы уку йортында көндез укыту шарты белән) өч бала тәрбияләүче гаиләләр өчен билгеләнгән. Статус чикләүсез вакытка кертелә.
Указ нигезендә өч һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясенә һәм башка күп кенә социаль гарантияләрне алырга хокуклы.
Күп балалы гаиләләргә бердәм үрнәктәге таныклык биреләчәк.
Социаль гарантияләрне үтәү өчен җаваплы итеп төбәк башлыклары билгеләнде.
Төбәкләргә күп балалы гаиләләрдәге балаларга бушлай туклануны оештырырга, мәктәп һәм спорт формасы белән тәэмин итәргә киңәш ителә. Балалар өчен җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак. Моннан тыш, алты яшькә кадәрге балаларны рецепт буенча бушлай дарулар белән тәэмин итү киңәш ителә.
Күп балалы статуска ия булган гаиләләр ТКХ өчен түләгәндә 30 проценттан да ким булмаган ташламалар алачак.
Указда билгеләп үтелгәнчә, төбәкләр күп балалы гаилә категориясен төбәкнең милли, мәдәни һәм демографик үзенчәлекләрен исәпкә алып киңәйтә һәм өстәмә ярдәм чаралары билгели ала.
РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, күп балалы гаиләләр илнең киләчәге булып тора һәм теләсә нинди ярдәм алырга лаеклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев