Роман Исланов Спас районы халкын 1 Май белән котлады
Роман Исланов район халкына эшләрендә уңышлар теләде.
Хөрмәтле Болгар шәһәре һәм Спас районы халкы һәм кунаклары!
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән Иң җылы котлауларны кабул итегез!
Районыбыз халкы бу бәйрәмне игелекле эшләре белән каршылый. Язгы кыр эшләре бара, мәгарифне һәм сәламәтлек саклауны модернизацияләү, су үткәрү челтәрләрен реконструкцияләү, юлларны ремонтлау, хәрби каберлекләрне һәм ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Туган як иминлеге өчен намуслы хезмәт куйган, аның байлыгын арттыруга һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга ярдәм иткән һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Район үсешенә зур өлеш керткән өлкән буынга, хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт.
Чын күңелдән сезгә яңа хезмәт казанышлары телим! Өйләребездә мәхәббәт һәм тынычлык хөкем сөрсен! Сезгә нык сәламәтлек, кадерле якташлар, уңышлар һәм күңел күтәренкелеге юлдаш булсын! Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев