Роман Исланов Спас районы халкын Россия Көне белән котлады
Бу көнне без Россияне яклаучыларны искә алабыз.
Кадерле Спас районы һәм Болгар шәһәре халкы һәм кунаклары!
Иртәгә без илебезнең иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсен – Россия көнен билгеләп үтәбез. Бу көн Ватаныбызның суверенитетын, аның тарихы һәм мәдәни байлыгын, Россиянең барлык халыкларының казанышларын символлаштыра.
Без Ватаныбыз, аның данлы тарихы, лаеклы бүгенгесе һәм бөек киләчәге белән горурланабыз. Россия көне барыбызны да берләштерә, буыннар арасындагы аерылгысыз элемтәне һәм һәр кешенең илебез үсешенә керткән өлешен искә төшерә.
Бу көнне без Россияне яклаучыларны искә алабыз. Бөек Ватан сугышы, хәрби бәрелешләр ветераннарын, хәрби операциядә катнашучыларның истәле-ген хөрмәтлибез. Без бүген Ватаныбыз сагында торучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына рәхмәт белдерәбез, аларның батырлыкларын истә тотарга һәм хөрмәтләргә вәгъдә итәбез.
Мин барыгызны да шушы искиткеч бәйрәм белән котлыйм! Ул һәр йортка шатлык, горурлык һәм иртәгесе көнгә ышаныч китерсен. Россия Көне белән!
Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев