Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Роман Исланов якташларын Корбан бәйрәме белән котлады

Кадерле Спас районы һәм Болгар шәһәре халкы һәм кунаклары!

Барлык мөселман-нарны чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм.

Бу изге бәйрәм тирән әхлакый мәгънәгә ия булып, иман һәм рухны ныгыту сөенечен үз эченә ала.

Гасырлар буена Корбан бәйрәме изге гамәлләр һәм дингә тирән хөрмәт билгесе булып тора. Бу якты бәйрәм бездә кешелекнең якыннарыбызны ярату, әти-әниләребезне һәм өлкәннәрне ихтирам итү кебек иң игелекле сыйфатларын ача. Ул һәрвакыт күңелләрдә яхшы киләчәккә өмет, ышаныч уята.

Изге бәйрәм көнендә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, барлык изге эш-гамәлләрегездә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим! Бу бәйрәм һәр йортка сөенеч китереп, иртәгесе көнгә ышаныч тудырсын.

Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев