Роман Исланов Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде
Моңа кадәр ул район башкарма комитеты белән 2015-2018 елларда җитәкчелек иткән.
Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Роман Исланов билгеләнде. Яңа җитәкче белән совет утырышында районның юридик бүлеге җитәкчесе Надежда Шалаумова таныштырды. Билгеләп үтелгәнчә, Роман Ислановның муниципаль хезмәт стажы 20 ел тәшкил итә.
Яңа җитәкче сүзләре буенча, Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынында ул моңа кадәр дә – 2015 елдан 2018 елга кадәр эшләгән һәм район тормышы белән яхшы таныш.
Исегезгә төшерәбез, Роман Исланов тумышы белән Куйбышев (хәзерге Спас) районыннан. Югары белемне Казан югары артиллерия команда-инженер училищесында алган.
Хезмәт юлын 2002 елда электромонтер буларак башлап җибәргән. Соңрак Спас районы администрациясендә мобилизация эше буенча белгеч, яшьләр эше, туризм һәм спорт бүлеге җитәкчесе, Спас район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләгән.
2012-2015 елларда ТР Президенты территорияләр белән идарә итү Идарәсендә баш киңәшче вазифасын башкарган. 2015-2018 елларда – Алабуга, 2018-2023 елларда – Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев