Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Рөхсәтсез төзелеш”: яңалыклар

Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе рөхсәтсез төзелгән шәхси торак объектларына, шулай ук башка күчемсез милек объектларына дәүләт теркәвен үткәрү проблемаларын берничә тапкыр яктыртып үтте. Идарәнең физик затлар хокукын теркәү җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева исегезгә төшерә, Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы (51нче маддә) буенча, төзелеш башлап җибәрүче, шул исәптән шәхси торак йорт төзүче...

Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе рөхсәтсез төзелгән шәхси торак объектларына, шулай ук башка күчемсез милек объектларына дәүләт теркәвен үткәрү проблемаларын берничә тапкыр яктыртып үтте.
Идарәнең физик затлар хокукын теркәү җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева исегезгә төшерә, Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы (51нче маддә) буенча, төзелеш башлап җибәрүче, шул исәптән шәхси торак йорт төзүче дә, "дача амнистиясенең" булу-булмавына карамастан, моның өчен рөхсәт алырга тиеш. Шулай итеп, төзелеш эшләрен башлап җибәргәнче, төзелешкә рөхсәт алу өчен тиешле органга мөрәҗәгать итәргә кирәк (Казан шәһәрендә - Казан шәһәре башкарма комитетының төзелешкә рөхсәт бирү идарәсе).
Практика күрсәткәнчә, дип билгеләп үтә Энҗе Мөхәммәтгалиева, шәхси торак йортларга милек хокукларын дәүләт теркәвен үтү өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең дәүләт теркәүчесенә тапшырылган документларга хокук экспертизасын үткәргәндә, күчемсез милек төзелеше өчен гариза бирүченең рөхсәт алмавы ачыкланганда проблемалар килеп туа. Бу очракта төзелешкә рөхсәт булмавы бу корылманы "рөхсәтсез төзелеш" категориясенә кертергә нигез булып тора.
Ләкин 2015 елның 1 сентябреннән "рөхсәтсез төзелеш"нең хокук режимына үзгәрешләр кертелде.
- Беренче карашка, бу закондагы үзгәрешләр искесеннән әллә ни аерылып тормый кебек, - диде Энҗе Исмәгыйль кызы. - Тик закон капиталь төзелеш объектларын төзүчеләргә таләпләрне кырысландырды: объект төзелә торган җир участогы төзелеш эшләрен башлаучыга тиешле тәртиптә бирелгән булырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, җир участокларын бирү тәртибе Россия Федерациясенең Җир кодексы тарафыннан көйләнә. Моннан тыш, җир участогы күчемсез милек объекты төзү өчен бирелергә һәм нәкъ шул максатта кулланылырга тиеш.
Шулай итеп, капиталь төзелеш объекты "рөхсәтсез төзелеш" категориясенә кертелмәсен өчен, Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе түбәндәге таләпләрне үтәргә киңәш бирә:
1) төзелешне башлаганчы, җир участогына хокукны тиешенчә рәсмиләштерергә;
2) бу җир участогының файдалану рөхсәте булырга тиеш (мәсәлән, шәхси торак йорт төзү өчен участок торак пункты чикләрендә урнашкан очракта, "шәхси торак төзелеше" яки "шәхси хуҗалык алып бару" категориясе булырга тиеш);
3) төзелешне башлаганчы, төзелешкә рөхсәт алырга кирәк;
4) объект төзелеше шәһәр төзү таләпләрен, шулай ук санитария, янгынга каршы нормаларны һәм кагыйдәләрне исәпкә алып башкарылырга тиеш.
Барлык шартлар үтәлгән очракта, бу объектка милек хокукларына дәүләт теркәвен үткәрү өчен мөрәҗәгать иткәндә, дәүләт теркәүчесе төзелешнең законлы булуында шикләнмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев