Моннан чирек гасыр элек Татарстан Республикасы тарихында зур яңалык булды: 1990 елның 30 августында Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде һәм шуннан соң бу көн төп бәйрәмнәрнең берсенә әйләнде. Шушы көн алдыннан Спас район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады.
Татарстан Республикасы көне халкыбыз өчен аеруча истәлекле бәйрәм. Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итү социаль-экономик һәм сәяси реформаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде, диелә котлауда. Хәзерге вакытта республикабыз тормышында тотрыклы хәл хөкем сөрә, ә Татарстан Россия Федерациясендә алдынгы регионнарның берсе санала һәм ул соңгы елларда күп кенә проблемаларны башкарып чыгуда новаторлык алымнары күрсәтә. Республикада федерализм нигезләрен булдыруда, илнең төрле почмаклары белән элемтәләрне ныгыту, Россиянең тотрыклыгын саклауда күп нәрсәләр эшләнде.
Татарстан Республикасында яшәүче күпмилләтле халыклар арасында үзара дуслык һәм татулык хөкем сөрә. Бу башкалар өчен үрнәк, олы тәҗрибә булып тора. Республика халкы ярдәме белән уйлаган эшләрнең күбесе тормышка ашырылды.
Татарстан Республикасы тәҗрибәсе күрсәткәнчә, тотрыклы шартларда гына промышленностьта, социаль-икътисадый үсештә, тарихи, милли-мәдәни һәм башка өлкәләрдә зур казанышларга ирешеп була.
Тормыш бер урында гына тормый, бу еллар эчендә без инновацион технологияләрне кулланып, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итеп, киләчәккә нигез салдык, яңа бурычлар билгеләдек.
Күптән түгел генә Борынгы Болгар тарихи комплексын ЮНЕСКОның Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертү дөньякүләм әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булды, диелә котлауда. Ул Татарстанның, анда яшәүче барлык халыкларның горурлыгы, чөнки борынгы һәйкәлләрне яңартуда бик күп кешеләр катнашты. Без киләчәктә дә тарихи мирасыбызны саклап, алдагы буыннарга җиткерербез, чөнки ул халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк.
Туган республикабыз тормышын баетуга Спас районы халкы да үзеннән зур өлеш кертә. Яз ахырында һәм җәй башында, кырык көнләп табигать безгә рәхимле булмаса да, игенчеләр басу-кырлардан шактый уңыш җыеп алдылар. Күпчелек хуҗалыклар кышлату чорына терлекләргә җитәрлек кадәр азык хәзерләделәр, артыгын халыкка да саттылар.
Соңгы елларда торак төзүгә, юллар, спорт объектлары, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары салуга, мәктәпләргә, район хастаханәсенә һәм район өчен мөһим башка объектларга капиталь ремонт ясауга шактый чыгымнар тотылды.
Без киләчәктә дә ирешелгәннәр белән тукталып калмаска, районыбыз һәм республикабыз тормышын тагын да яхшырту өчен көчтән килгәннең барысын да эшләрбез.
Район башлыгы халыкны бәйрәм белән котлап, гаиләләргә иминлек, нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, тынычлык теләде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев