«Регата»да пневморакетомодельләр буенча район ярышлары узды
Бәйгедә тугыз мәктәптән 25 укучы катнашты.
Пневморакетомодельләр буенча район ярышларында Алина Березинская җитәкчелегендәге Ким урта мәктәбе командасы җиңеп чыкты.
Ярышлар «Регата» балалар техник иҗат станциясенең спорт залында узды. Бәйгедә тугыз мәктәптән 25 укучы катнашты.
Башта укучылар мастер-класста катнашып, ярышлар өчен модельләр ясадылар. Ярышлар барышында исә алар «Ераклыкка», «Төгәллеккә» һәм «Иң гадәти булмаган ракета» номинацияләрендә үзләре ясаган очу аппаратларын күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә гомумкоманда зачетында иң яхшы нәтиҗәне Ким укучылары күрсәтте. Икенче урынга – Илназ Мәхмүтов җитәкчлегендәге Иске Рәҗәп мәктәбе, өченче урынны – Иван Әхмәтҗанов җитәкчелек иткән «Регата» командасы һәм Өчкүл мәктәбенең Владимир Трошин җитәкчелегендәге командасы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев