Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның яңа уставы кабул ителде

Узган дүшәмбедә башкарма комитетның утырышлар залында чираттагы 46нчы Спас муниципаль район Советы утырышы булды. Депутатлар мөһим мәсьәләләр тикшерделәр. Совет утырышына шәһәр оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылды.

Спас муниципаль районы уставын кабул итү мәсьәләсе буенча халык алдында район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов чыгыш ясады. Ул закондагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә район уставына үзгәрешләр кертергә кирәк булуын билгеләп үтте. Аның проекты районның http://spasskiy.tatarstan.ru/ рәсми сайтында һәм район газетасы битләрендә урнаштырылды. Депутатлар һәм теләге булган һәр кеше устав белән танышып, үз өстәмәләрен һәм тәкъдимнәрен кертә алды. Һәр гариза исәпкә алынды, Устав тиешле инстанцияләрдә расланды һәм хәзер дәүләт теркәвен үтәр өчен Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсенә җибәрелде.
Район бюджетына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина сөйләде. Ул депутатлар игътибарына республика бюджетыннан кергән максатчан акчалар һәм үзкеремнәр буенча бюджетның уңай үтәлүе нәтиҗәсендә янга калган акчалар нигезендә эшләнгән бюджет проектын тәкъдим итте. Кергән акчаларны "Авыл җирлеге территорияләренең тотрыклы үсеше" федераль максатчан программаны тормышка ашыру, кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү, Урта Йорткүл авыл җирлегенә грант бирү, территориаль җәмәгать үзидарәсе субсидияләренә тоту, шулай ук иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе дип табылган Вожи мәдәният йортына, иң яхшы авыл җирлеге мәдәният хезмәткәренә (монда Өчкүл мәдәният йорты вәкиле җиңүче дип табылды) ярдәм итүгә тотарга тәкъдим итте.
Кергән акчаны товар җитештерүчеләргә гаилә терлекчелек фермаларын тотуга киткән чыгымнарны каплауга, кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерүгә, авыл җирлекләренә, шул исәптән Чәчәкле мәдәният йортына җылыту системасын ремонтлауга акчалата ярдәм күрсәтүгә, Приволжскида яңа җир участокларын межалауга һәм башка максатларда тоту тәкъдим ителде. Шәһәр бюджетына акчаларны шәһәр мунчасы төзелешенә җибәрергә дигән тәкъдим булды.
Булган проектларга экспертиза ясау нәтиҗәләре турында депутатларга контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Тюнев сөйләде. Ул исәп-хисапның норматив документлар нигезендә ясалуын билгеләп үтте, бозулар ачыкланмаган һәм шуңа күрә депутатларга карарларның проектын кабул итәргә тәкъдим итте. Бюджет буенча комиссия рәисе Александр Крутилин да шундый ук тәкъдим кертте.
Утырышта шулай ук муниципаль милекне тапшыру, балигъ булмаучылар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссияне оештыруда район Советы карарына үзгәрешләр кертүгә кагылган мәсьәләләр тикшерелде. Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карар кабул иттеләр.
Район башлыгы Камил Нугаев утырыш эшенә йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев