Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рабига күле тирәсе ямьләнә

Шәһәрдәге иң матур урыннарның берсе булган Рабига күле тирәсен төзекләндерә башладылар.

Рабига күле шәһәр халкының иң яраткан ял итү урыны, мәдәни чараларның күбесе шушы иң ямьле урында үткәрелә. Шулай ук бу күлне татар халкы изге урынга саный, күп санлы риваятьләр шул хакта сөйли. Чыннан да, табигатьнең иң матур почмагында урнашкан күлне килгән кунакларга да күрсәтәләр.
Күлне саклау, аны чистарту, суын арттыру, яңа скважина бораулау өчен үткән ел республика бюджетыннан 6,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Ә быел республика Министрлар кабинеты карары белән сулык зоналарын төзекләндерү эшләре үткәрү, Рабига күлен тәртипкә китерү өчен 10 миллион сум акча бирелде. Проектта бу чараларны ике этапта үткәрү каралган.
Беренче этапта табигый таштан җәяүлеләр өчен сукмак эшләү, спорт зонасын, газон, балалар мәйданчыгы төзү, урам яктырткычлары кую каралган. Шушы көннәрдә бу эшләр тәмамланачак Боларның барысын да "Атриум" җәмгыяте подряд оешмасы башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев