Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр яклап ярдәм иттеләр

Илья Вавилов. Армия хезмәте - һәр ир- егет тормышында иң җаваплы бурыч. Хезмәт иткән һәр кеше туганнарының һәм дусларының ярдәменә мохтаҗ була, армиядә Ватан сакчысы өчен рухи һәм физик хәзерлекнең мөһимлегенә тагын бер кат инанасың. Күптән түгел мин Кораллы Көчләр сафыннан демобилизацияләндем. Армиядә мин эчке гаскәрләрдә хезмәт иттем. Башта Орел...

Илья Вавилов.
Армия хезмәте - һәр ир- егет тормышында иң җаваплы бурыч. Хезмәт иткән һәр кеше туганнарының һәм дусларының ярдәменә мохтаҗ була, армиядә Ватан сакчысы өчен рухи һәм физик хәзерлекнең мөһимлегенә тагын бер кат инанасың.
Күптән түгел мин Кораллы Көчләр сафыннан демобилизацияләндем. Армиядә мин эчке гаскәрләрдә хезмәт иттем. Башта Орел шәһәренең өйрәтү частендә элемтәче һөнәре алдым, аннары хезмәтемне Санкт-Петербург шәһәрендә дәвам иттем.
Физик яктан армия хезмәтенә ныклап хәзерләнсәм дә, авырлыклар җитәрлек булды. Аеруча туган яклар, туганнар сагындырды. Еракта хезмәт иткәндә теләсә нинди хәбәр, җылы сүз зур әһәмияткә ия икән.
Армиядә хезмәт иткән бер ел эчендә миңа әбием Евгения Алексеевна Черкасова аеруча ярдәм итте. Изге Авраам чиркәве һәм аның рухание Владимир Головин рухи яктан һәм акчалата ярдәмен кызганмады.
Армиягә алынучы егетләр белән эшләүне оештыручы район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре Олег Романьков һәм Николай Валентинович Беляев турында да әйтеп үтәсем килә. Алар миңа нык булыштылар, кирәк вакытта ярдәм итүләре, аңлаулары өчен мин аларга бик рәхмәтлемен. Хезмәт итү дәверендә мин аларның игътибарын тоеп тордым.
Болгар шәһәре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X