Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр тармакны үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек

(Район башлыгы Камил Нугаевның район Советы отчет сессиясендә ясалачак докладның төп положениеләре).

Отчет елында район Советы, башкарма комитет үз эшен Президент Указлары, Дәүләт Советының хокукый актлары, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карарларына һәм башка норматив документларга нигезләнеп башкарды. Кабул ителүче карарларга һәм башкарылучы эшләргә сәяси хәлнең Украинадагы вакыйгалар аркасында катлаулануы, илебезгә карата кертелгән санкцияләр, ил икътисадын һәм иҗтимагый-сәяси тормышны тотрыксызландыруны күздә тоткан башка чараларның да тәэсире зур булды.
Узган елда бюджетның керем өлеше исәпкә алынган планны арттырып һәм 2013 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда арттырылып үтәлде. Республика бюджетыннан трансфертлар күләме белән үзкеремнәрнең дә күләме артты һәм 2013 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 114 процент һәм еллык планның 115 процентын тәшкил итте. Әмма район бюджетында үзкеремнәрнең өлеше элеккечә 26 проценттан артмый.
Авыл хуҗалыгы производствосында булган потенциалдан тулысынча файдаланырга кирәк. Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан кергән акча 2013 ел белән чагыштырганда 2,6 процентка артты һәм 689 миллион сум тәшкил итте, хезмәт хакы 5 процентка артты, кредиторлык бурычы беркадәр кимеде. 5 гаилә фермасы файдалануга тапшырылды (бездә барысы 17 ферма бар). Бу тармактагы төп бурыч - терлекчелекне үстерү, чөнки хәзер импортны алыштыру белән бәйле мәсьәлә кискен тора. Юрий Семушкин, Александр Планин, Ленар Гыйниятуллин фермаларында ирешкән нәтиҗәләргә сокланмый мөмкин түгел. Эшне тиешенчә оештырып, бу фермаларда ит һәм сөт җитештерү күләмнәрен елның-елында арттыра баралар.
Үсемлекчелектә чәчү мәйданнары структурасын формалаштыруга зур игътибар бирергә кирәк. Туфракка иңдерелүче бөртек югары рентабельле булганда гына мул уңышка йөз тотарга мөмкин. Бездә көнбагыш культурасы мәйданнарын арттырырга кирәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне үстерү дә алда торган бурычларның берсе.
Отчет елында ит эшкәртү цехы ("Бакара" җәмгыяте, Александр Клещев) файдалануга тапшырылды, ит эшкәртү цехын төзү эше (инвестор Е.Медведев) тәмамланып килә. Пичкас сөт кабул итү пункты базасында сөт эшкәртү һәм сыр ясау цехы эшли башлады. Җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшырту турында да онытмаска кирәк.
Бездә су ресурсларының күп булуына карамастан, балыкчылыкны үстерү, балык эшкәртүне җайга салу турында да уйлыйсы иде. Идел елгасы акваториясенең күпчелек өлеше эшмәкәрләргә бүлеп бирелгән, бездә балыклы башка күлләр дә җитәрлек, әмма кибет киштәләрендә сыйфатлы продукция һаман юк дәрәҗәсендә. 7 балыкчыга балык тоту өчен тиешле квоталар бирелгән. Балык эшкәртү җайга салынмаган, тотылган балыкны күбесенчә читкә илтеп саталар.
Агач эшкәртүгә дә игътибар җитешми. Ә бит бездә моның өчен шартлар җитәрлек. Моны эшмәкәр В.Монахов мисалында да күрергә була. Аның предприятиесендә күп нәрсәләр җитештерелә. Шулай да, урманнарда үскән агачның күпчелек өлеше районнан читкә чыгарыла, ярымфабрикатлар һәм куллануга әзер әйберләрне күбесенчә Ульяновск өлкәсеннән кертәләр.
Кече һәм урта бизнесны үстерү өчен "Мәдәни мирас: Свияжск утрау шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре" проектын тормышка ашыру безнең өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Узган ел тыюлыкка 285 меңнән артык турист һәм хаҗ кылучы килде. Туристларга күрсәтү өчен объектлар саны да арта. Кызганыч, әлегә Болгарда сервис хезмәте күрсәтүнең дәрәҗәсе түбән.
2014 елда капиталь төзелеш программасы югары темплар белән тормышка ашырылды. Тулаем алганда, әлеге тармак буенча 1 миллиард 17 миллион сумлык эшләр башкарылды. Бу узган ел дәрәҗәсеннән беркадәр югарырак. Файдалануга тапшырылган объектлар арасыннан музей функциясен үтәүче Елга вокзалын, Дәүләт торак фонды программасы нигезендә төзелүче торак йортлар (Пионер урамындагы 56 һәм 58 нче, Приволжский поселогындагы йортлар), Приволжский поселогындагы фельдшер-акушерлык пункты, Иж-Борискино авылындагы күп функцияле мәдәният үзәге, Полянка һәм Ямбакты авылларындагы спорт мәйданчыклары, Кожаевкадагы ветеринария хезмәте бинасы, "Казан каймасы" мемориалы һәм башка объектларны атап үтәргә була. "Чиста су", башка программалар буенча да эшләр дәвам иттерелде.
Капиталь ремонт буенча байтак күләмдә эш башкарылды. Санаторий мәктәбе бинасы яңадан үзгәртелеп төзелде (70 миллион сумга төште), шәһәрдәге 1 нче урта мәктәп, Ямбакты һәм Бураково мәктәпләренә, Урта Йорткүлдәге Мәдәният йортына, район үзәгендәге күп фатирлы 4 йортка капиталь ремонт ясалды, күп фатирлы 3 йорт шәхси җылыту системасына күчерелде.
Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен торак төзү мәсьәләсе авыр хәл ителә. Моның сәбәбе тузган торакны сатып алу бәясенең түбән булуында гына түгел. Халык белән дә тиешле эш алып барылмый. Подряд эшләрендә дә күбрәк читтән килүчеләр катнаша. Агымдагы елда йөзү бассейнын, шәһәрдәге мунчаны төзеп бетерергә, тузган торакта яшәүчеләрне күчерү өчен 12 фатирлы торак йорт төзергә, район үзәгендә, Никольск, Красная Слобода, Ким һәм Өчкүлдә су үткәрү системаларын реконструкцияләргә, кайбер йортларны һәм социаль объектларны капиталь ремонтларга кирәк.
2014 елда "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте көче белән юл төзү эше дәвам итте. Барысы 800 миллион сумлык эш башкарылды. Дала Йорткүл, Полянка авылларына керүче юлга асфальт түшәлде, Никольскидан Болгарга кадәрле юлга реконструкция ясалды. Сувар "Б" җәмгыяте шәһәрдәге Вертынская, Лихачев, Мир һәм Октябрь урамнарына өлешчә ремонт ясады.
"Чиста су" программасын тормышка ашыру барышында Пионер, Болгар, Хирург Шеронов урамнарындагы су челтәре өлешчә алыштырылды. Карл Маркс һәм Чернышевский урамнарында исә торбалар тулысынча яңаларына алыштырылды. Ким һәм Красная Слобода авылларындагы челтәрләргә ремонт ясый башладылар. Шуңа да карамастан, халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе шактый кискен тора. Республика ярдәме белән Хирург Шеронов, Октябрьнең 40 еллыгы, Гордеев урамнарына үзәк канализация челтәрләре сузылды, бу максатлар өчен 2015 елда да акча бүлеп биреләчәк.
Төзекләндерүгә килгәндә, балалар мәйданчыклары һәм скверлар төзү эшләре алып барыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев инициативасы буенча "Алексеевскдорстрой" оешмасы хисабына шәһәрнең Дзержинский урамындагы ял паркы төзекләндерелде. Биредә балалар өчен спорт мәйданчыгы булдырылды, тренажерлар, башка җиһазлар урнаштырылды. Шәһәр халкы һәм туристларның яраткан ял итү урыны - Рабига күлен чистарту эше башланды. Авылларда һәйкәл һәм обелискларны төзекләндерү буенча тиешле эшләр алып барыла. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, район һәм шәһәр халкы үзара салым җыю буенча уздырылган референдумда да теләп катнашты. Җыелган акчаның барысы да авылларны төзекләндерү, аларны тагын да ямьлерәк итү өчен тотылачак.
Подстанция һәм электр линияләренә реконструкция үткәрелгәннән соң алар тагын да ышанычлырак эшли башлады. Әмма шәһәр һәм авыл урамнарын яктырту белән бәйле мәсьәләләрне ахыргача хәл итеп бетерәсе бар. Узган ел 14 торак пункттагы урамнарга яктырткычлар куелды, быел тагын алты авылда шундый яктырткычлар урнаштырылачак.
Электр элемтәсенең дә сыйфаты яхшыра. Станционар телефон челтәре абонентлары санының беркадәр кимүе күзәтелсә дә, кәрәзле элемтәдән һәм Интернет челтәреннән файдаланучылар саны арта. Хәзер абонентларның саны 3209 тәшкил итә. Кабельле элемтә линияләренә ремонт ясала, яңа база станцияләрен монтажлау һәм файдалануга тапшыру буенча эшләр алып барыла. Бүген районда 13 база станциясе эшли, агымдагы елда тагын 8 станция файдалануга тапшырылачак.
Почта элемтәсе бүлегенең хәле мактанырлык түгел. Узган ел белән чагыштырганда керемнәр беркадәр артса да, почта элемтәсе әлегә халыкка бик аз хезмәт күрсәтә. Керемнең яртысыннан күбрәге финанс хезмәте күрсәтүдән алына.
Ваклап сату әйләнеше узган ел 12 процентка артып, 1,6 миллиард сум чамасы тәшкил итте. Түләүле хезмәтләрнең күләме 7 процентка үсте (һәр кешегә елына 12,6 мең сум). Конкуренция зур булуга карамастан, күбесенчә авыл халкына хезмәт күрсәтә торган "Спас оптторг" җәмгыяте дә шактый эшләр башкара.
Иң кирәкле товарларга, аеруча азык-төлеккә бәяләрнең сәбәпсез күтәрелүе (уртача 30 процентка) иң борчыган проблемаларның берсе. Администрация, хокук саклау органнарының җаваплы хезмәткәрләре мондый фактларны җентекләп өйрәнергә, аларга тиешенчә бәя бирергә тиеш.
Узган ел һәр кешенең айлык кереме 11537 сум тәшкил итте. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу сан 11,8 процентка артыграк һәм инфляциянең билгеләнгән күләменнән бераз артты. Айлык хезмәт хакы 9,9 процентка артып, 19270,2 сум тәшкил итте. Шулай да бу күрсәткечләр хәлне тулысынча чагылдыра алмый, чөнки кайбер шәхси предприятиеләрнең отчетлары чынбарлыкка туры килми. Формаль булмаган хезмәт базары белән эшләүне яхшыртырга кирәк.
Узган ел пенсияләрнең уртача күләме 8,7 процентка артты һәм 9076,36 сум тәшкил итте. Шулай да күпчелек халыкның ул яшәү минимумыннан, ә яңа пенсиягә чыгучыларның - 7,3 мең сумнан артмый. Шунлыктан шәхси эшмәкәрләргә ялланып эшләүчеләрнең чынбарлыктагы хезмәт хакын яшерүне тыярга һәм Пенсия фондына түләүләрне тулы күләмдә түләргә мәҗбүр итәргә кирәк. Пенсия фонды идарәсе түләүләр буенча бурычларны алу өчен төрле алымнарны кулланырга тиеш (аерым алганда, Подгорнов шәхси предприятиесенең, "Рыбный берег" ҖЧҖ, "Болгар Арыш" ЯАҖ оешмаларының бурычлары бар).
Ай саен социаль яклау бүлеге 70 төрдән артык дәүләт хезмәте күрсәтә, аннан 8,9 мең кеше файдалана. Бу максатка бирелгән акчаның күләме 64 миллион сум тәшкил итте. 94 инвалид реабилитация чаралары һәм ортепедия кирәк-яраклары белән тәэмин ителде. Балаларны бакчага йөрткән өчен түләүләргә компенсация ясауның яңа механизмы тормышка ашырыла.
Ата-ана хокукыннан мәхрү ителүчеләр санының узган ел 12дән 5кә кимүе бераз өмет уята. Хәзерге вакытта караусыз калган 233 баланың 119ы - 61 балалыкка алган гаиләдә, 114е опекага алган 83 гаиләдә тәрбияләнә. Мораль ярдәм күрсәтү йөзеннән аларның һәрберсенә башкарма комитет, мәгариф бүлеге, социаль яклау һәм башка оешмаларның җаваплы хезмәткәрләре беркетелсә бик әйбәт булыр иде (ә моны эшләргә мөмкин).
Мәшгульлек үзәгендә 137 кеше исәптә тора, бу узган елдан кимрәк. Һөнәри белем бирү, җәмәгать эшләрен оештыру, балигъ булмаганнарга эш бирү, эшсезләргә үз эшен ачып җибәрергә ярдәм итү чаралары үткәрелә. Шулай да хезмәт ресурсларын файдалану өлкәсендә эшләр шәптән түгел әле.
Соңгы елларда Президент, Дәүләт Советы һәм республика хакимияте ярдәме белән бюджеттан финанслана торган тармакларда уңай үзгәрешләр шактый булды. Аерым алганда, мәгарифкә тотылган чыгымнар 348 миллион сумнан артып китте, бу район бюджетының 60 процентын тәшкил итә. Мәгариф учреждениеләре системасында 23 гомумбелем мәктәпләрендә 2228 укучы белем ала, 29 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 739 бала йөри (мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 66 проценты).
Мәктәпләрдә республика программалары һәм проектлары тормышка ашырыла. Материаль базаны ныгыту, капиталь ремонт ясау буенча эшләр башкарыла. Укытучыларның хезмәт хакы үсә, аларның күбесе республика конкурсларында, грантлар алуда катнаша.
Классларның тулы булмавы аеруча борчу тудыра. Шәһәрдә нормадагы 25 бала урынына бу күрсәткеч 23,2 тәшкил итсә, авыл җирендә норма буенча 14 урынына бу күрсәткеч 5кә генә җитә. Шунлыктан тагын оптимизация ясарга кирәк булачак. Рус теле һәм математика буенча БДИ нәтиҗәләре уртача республика күрсәткечләреннән калыша. Татар телен өйрәнү буенча да проблемалар бар.
Бүгенге көндә 357 кеше белем алган Спас тармак технологияләре техникумы корпуслары да капиталь ремонтка мохтаҗ.
Сәламәтлек саклау учреждениеләренең материаль-техник базасының ныгуы, заманча җиһазлар кайту, район үзәк хастаханәсе комплексына капиталь ремонт ясау, яңа ФАПлар ачылу, шулай ук табиблар һәм урта медперсоналның хезмәт хакы сизелерлек артуы нәтиҗәсендә кешеләр дәвалау һәм профилактика эшенең нәтиҗәлелеге яхшыруга өметләнә ала.
Халыкның сәламәтлеген ныгыту мәсьәләсе турыдан-туры спорт һәм физкультураның үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Тулаем алганда, бу өлкәдә уңышлар шактый.
Бүгенге көндә халыкның барлык категорияләрен, аеруча яшьләрне һәм эшкә яраклы кешеләрне физкультура һәм спортка җәлеп итүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 елда китапханәләр һәм клубларның эше бермә-бер активлашты. Зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды, китапханә фондлары тулыландырылды, сәхнә костюмнары, тавыш аппаратурасы сатып алынды. Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек барышында авыл җирлекләре иҗади концертлар белән төрле авылларга йөрделәр, бу үзенә күрә үзешчән сәнгать смотрына әверелде.
Район мәдәният йортында иҗади отчетлар дәвам итә һәм кешеләр аңа яратып йөри.
Билгеле булганча, агымдагы елда без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез, шунлыктан мәдәният учреждениеләре төрле чаралар уздырырга һәм анда мөмкин булганча күбрәк кешене җәлеп итәргә тиеш. 2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителде, монда китапханәләр зур роль уйнарга тиеш. Безнең киноучреждениегә сугыш турындагы фильмнарны пропагандалауны активлаштырырга кирәк.
Мәдәни-агарту учреждениеләре милләтара һәм динара дуслыкны ныгыту, милли культура үрнәкләрен пропагандалау һәм күрсәтү өчен халыкны күбрәк җәлеп итү өстендә эшләргә тиеш.
Хәзерге вакытта илдәге хәлләрнең үзенчәлеге һәр кешедән төгәл гражданлык позициясе таләп итә. Гамәлдәге законнарны бозуга каршы көрәш алып бару, бюджеттан сарыф ителгән һәр сумның нинди ихтыяҗларга тотылуын күрсәтү аеруча мөһим. Шунлыктан коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең эшен көчәйтергә, хокук саклау органнары эшен активлаштырырга кирәк. 2014 ел нәтиҗәләренә караганда, Эчке эшләр бүлегендә уңай үзгәрешләр булган. Ел нәтиҗәләре буенча безнең бүлек авыл районнары арасында икенче урынга чыккан. Соңгы биш ел эчендә районда җинаятьләр саны кимүе күренә.
Җинаятьләрне ачу проценты арткан, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны кимегән.
Бүгенге хәлләрне исәпкә алып, эчке эшләр бүлеге, прокуратура хезмәткәрләренә үз бурычларына икеләтә җаваплы карарга, һәр җирдә һәр кешенең законнарны төгәл саклавын тәэмин итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев