Алда безне озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәре көтә. Әлбәттә инде, бәйрәмдә пиротехника әйберләрен дә еш кулланалар. Алар белән сак эш итәргә кирәк. Югыйсә, көтмәгәндә бәла чыгарга мөмкин. Моның шулай булуын узган еллар тәҗрибәсе дә ачык күрсәтә.
Әлки һәм Спас районнары буенча төбәкара бүлек җитәкчесе Сергей Шалашов искәртүенчә, петарда, фейерверк һәм...
Алда безне озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәре көтә. Әлбәттә инде, бәйрәмдә пиротехника әйберләрен дә еш кулланалар. Алар белән сак эш итәргә кирәк. Югыйсә, көтмәгәндә бәла чыгарга мөмкин. Моның шулай булуын узган еллар тәҗрибәсе дә ачык күрсәтә.
Әлки һәм Спас районнары буенча төбәкара бүлек җитәкчесе Сергей Шалашов искәртүенчә, петарда, фейерверк һәм ракета аткычлар һәм башка пиротехника урамда куллану өчен эшләп чыгарыла. Алардан файдаланганда күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен кайбер кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәү киңәш ителә. Иң беренче инструкция белән танышырга кирәк - монысы куела торган төп шартларның берсе. Салютларны кулда тоткан килеш (хлопушка һәм бенгаль утларыннан кала) атарга, яндырып җибәргәннән соң пиротехника әйберләре янына ике минут вакыт узмыйча якын килергә ярамый. Пиротехниканы фатирда, офиста һәм башка ябык биналарда кулланырга рөхст ителми. Шулай ук балкон һәм лоджийлардан да төрле төсләргә кереп балкучы салютларны җибәрү катгый тыела. Әгәр пиротехник әйберләр юешләнсә, аларны җылыту торбалары, батареялар, мич һәм башка җылыту әйберләренә куеп киптерергә ярамый.
Сатып алганда тәңгәллек сертификатын яки янгын куркынычсызлыгы сертификатын, рус телендә язылган инструкцияне, яраклылык вакытын тикшерергә онытмагыз. Пиротехниканың тышкы күренешенә дә игътибар итегез. Бераз изелгән, юешләнгән, корпусы ярылган яки фитилендә кимчелекәр булган пиротехникадан файдаланырга ярамый. Шунысын онытмагыз, пиротехника составына керүче әйберләр һәм дары тиз янып китә һәм шартлый. Саксыз эш иткәндә яки дөрес сакламаганда аларга тиз ут кабынып китәргә мөмкин. Бу инде янгын чыгу һәм төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алу куркынычы тудыра.
Югарыда санап үткән кагыйдәләрне үтәүнең кыенлыгы юк. Сак эш итсәгез, бәйрәмнәр кайгы китереп чыгармас.
Фото: http://gorodkirov.ru/content/article/feerichnyij-novyij-god-pokupaya-pirotehniku-ne-zabyivajte-o-bezopasnosti-20141223-1217/
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев