Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Печән дә чабалар, ремонт та ясыйлар

Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында фермага капиталь ремонт ясау эше печән өстендә дә тукталып тормый.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Фермерның терлекчелек тармагында эшләү сәләтенә күпләр кызыгырлык. Ел саен ул терлекләрнең баш санын арттыра, терлек азыгы базасын үстерә, фермадагы эш шартларын яхшырта. Ремонт эшләрен ул көзгә тәмамларга җыена. Әлегә тулы көч белән түбәне реконструкцияләү бара: түбәнең бәпкәләрен инде тулысынча алыштырып, тиздән профнастил түшәргә җыеналар. Моннан тыш, фермада пластик тәрәзәләр һәм тимер ишекләр кую да күздә тотыла.
- Реконструкцияне тулысынча үз көчебез белән башкарабыз, - ди Ленар. - Бу төзелешнең бәясен бермә-бер киметә, бүтән очракта капиталь ремонт бик кыйммәткә төшәр иде. Безнең исәпләү буенча, болай да аның суммасы өч миллион сум чамасы тәшкил итәчәк. Шуңа күрә үз акчаларыбыз гына җитеп бетми, кредитлар да алырга туры килә. Дәүләт ярдәм итеп, чыгымнарның бер өлешен генә капласа да, бик әйбәт булыр иде. Капламаса да берни эшләп булмый, чөнки без үз көчебезгә генә ышанырга өйрәнгән...
Шуңа күрә машина йөртүчеләр, механизаторлар кулларындагы техника штурвалларын чүкеч белән циркуляр пычкыга алыштырганнар. Мәсәлән, К-700 тракторында эшләүче Азат Нуриев белән Рамил Сираҗиев, КамАЗ йөртүче Наил Төхвәтуллин нәкъ шулай эшләгән. Андрей Ганин белән Рамил Абдрахманов та үзләре өчен яңа шөгыль тапканнар. Бөтен эшләрне җиренә җиткереп үтәгәнгә күрә, яңа түбә озакка чыдар дип ышанырга була.
Фермага ремонт ясау печән чабуга да комачауламый. Бу җаваплы участокта эшләүчеләр тулы көч белән, җаваплылык тоеп эшлиләр. Илшат Гыйниятуллин печән чаба, Рөстәм Абдрахманов аны пресслый, ә Наил Төхвәтуллин тюкларны саклау урынына ташый. Әлегә 50 тонна чамасы печән хәзерләнгән, ә барлыгы терлекчелек ихтыяҗлары өчен 200-250 тонна туплап кую планлаштырыла. Печәннең сыйфатын яхшырту өчен хуҗалыкта ел саен күпьеллык үләннәр, люцерна һәм эспарцет мәйданнарын яңартып торалар. 1500 тонна чамасы сенаж хәзерләү өчен 120 гектарга судан үләне чәчкәннәр. Мәйданнарның бер өлешен терлекләр рационын тулыландырырга ярдәм итүче арпа, бодай, солы һәм викадан торган үлән катнашмасы били.
Хәзерге вакытта хуҗалыкта ике йөз баштан артык мөгезле эре терлекнең 140 башы - савым сыерлар. Көн саен 1300 килограмм сөт сатылып, аннан алынган керем хуҗалык җитәкчесенә хезмәт хакын, тиешле түләүләрне вакытында түләп барырга мөмкинлек бирә. Якын арада фермада яңа суыткыч куярга җыеналар, ә бу исә сөтнең сыйфатын бермә-бер арттырырга тиеш. Җиһаз өчен бинаны инде хәзерләп тә куйганнар.
Рәсемнәрдә: Н.Төхвәтуллин; И. Гыйниятуллин; сулдан уңга: Л.Гыйниятуллин, А.Ганин, Р.Абдрахманов, А.Нуриев.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК

2
X