Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Пасха бәйрәменә багышлап

Үткән шимбә көнне район Мәдәният йортында Пасха бәйрәменә багышланган концерт булды. Залдагы халыкның барысы да - олысы да, кечесе дә Алексеевскидан килгән кунаклар оештырган конкурсларда теләп катнаштылар: дини бәйрәмнәр турында табышмаклар чиштеләр, чиркәү традицияләре турындагы сорауга аңлатмалар бирделәр. Шәһәрдәге Изге Авраамий храмының якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр куйган спектакль дә аеруча зур...

Үткән шимбә көнне район Мәдәният йортында Пасха бәйрәменә багышланган концерт булды.
Залдагы халыкның барысы да - олысы да, кечесе дә Алексеевскидан килгән кунаклар оештырган конкурсларда теләп катнаштылар: дини бәйрәмнәр турында табышмаклар чиштеләр, чиркәү традицияләре турындагы сорауга аңлатмалар бирделәр.
Шәһәрдәге Изге Авраамий храмының якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр куйган спектакль дә аеруча зур тәэсир калдырды. Алексеевскидан килгән кунакларның чыгышы тамашачыларга бик ошады, алар "Пасха алдыннан" дигән спектакль күрсәттеләр.
Әлбәттә, Ульяновскидан килгән "Трио-Бис" музыка ансамбле чыгышы аеруча истә калырлык булды. Иван Крайник (баян), Александр Новокшенов (балалайка) һәм Сергей Сафронов (бас-балалайка) башкаруындагы 70-80нче еллар җырларын бөтен зал белән бергә җырладылар.
Аннары тамашачыларны Изге Авраамий чиркәвеннән атакай Анастасий Головин һәм җирле казаклар исеменнән Михаил Баландин халыкны бәйрәм белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев