ОСАГО полисы компенсациясен Татарстанда 638 кеше алды
Түләү күләме иминият полисы бәясенең яртысын тәшкил итә.
Быел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 638 инвалидка ОСАГО буенча компенсация күчергән. Түләү күләме иминият полисы бәясенең яртысын тәшкил
Компенсация автомобиль куллануга медицина күрсәткечләре булганда бирелә. Бу хакта нәтиҗә инвалидлык белән кешене реабилитацияләү яки абилитацияләүнең индивидуаль программасында теркәлә.
Түләүне алу хокукы транспорт белән инвалид граждан үзе һәм полиска кертелгән башка икедән артык машина йөртүче идарә иткән очракта гына саклана. Аларның берсе законлы вәкил булырга мөмкин.
«Әгәр ОСАГО килешүен рәсмиләштергәндә СНИЛС күрсәтелгән булса, акчалар булган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә күчерелә. Бу мәгълүмат булмаган очракларда инвалид кеше яки аның вәкиле социаль фонд клиент хезмәте яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирергә хокуклы», - дип билгеләде Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Компенсация сорап полисның бөтен гамәлдә булу вакыты дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләүне билгеләү турындагы карарны Фонд белгечләре биш эш көне эчендә кабул итә, шуннан соң акча алучыга яки аның вәкиленә шул ук срокта килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев