ОСАГО полисларын бер тәүлеккә ясарга мөмкин булачак
Кагыйдә бүген гамәләгә кертелә.
Бүгенге көннән ОСАГО полисларын 24 сәгатькә ясарга рөхсәт итәчәкләр. Бу хакта милли иминият мәгълүмат системасында хәбәр ителә. Яңа кагыйдәләр Үзәк Банк таләбе буенча кертелә.
Бер көнлек полислар хәзер дә бар, әмма алар рәсмиләштерү вакытына бәйсез рәвештә нәкъ төн уртасында тәмамлана. Мәсәлән, әгәр машина йөртүче полисны 23:30 сәгатьтә сатып алса, ул ярты сәгатьтән, төн уртасында тәмамланачак. Шуңа күрә мондый полисларга ихтыяҗ юк.
Үзгәрешләр исә гаделсезлекне бетерәчәк дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев