Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Олимпиаданы түземсезлек белән көтәбез”

Сочида ХХII нче кышкы Олимпия уеннары башланырга ике атна вакыт калып бара. Спорт дөньясындагы әлеге зур вакыйганы шәһәрдә һәм район авылларында яшәүчеләр нинди уй-хисләр белән көтеп алалар?

Әхтәм Вәлиәхмәтов,

яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе:

- Сочидагы Олимпиада якынлашуын түземсезлек белән көтәм. Сүз дә юк, бу ярышларны карарга бик тә барасы килә, тик мондый мөмкинлек юк. Безнең районга квота бирелмәгән. Ярышларның барлык төрен телевизордан күзәтеп барырга тырышачакмын. Мине барысы да: мәдәни программа да, спорт программасы да, Сочи үзе дә нык кызыксындыра. Мәскәүдә җәйге Олимпия уеннарының ничек узуын әле дә әйбәт хәтерлим. Ул вакытта мин институтта укый идем һәм бер төркем студентлар белән Уеннарны карарга бардык. Мәскәүдә алган тәэсирләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел.

Бу Олимпиада безнең барыбыз өчен дә зур әһәмияткәя ия, чөнки Олимпия Уты безнең шәһәр аша да узды. Бу вакыйга хәтердә озак сакланыр.

Һәркем кебек, мин дә үз спортчыларыбыз өчен җан атачакмын. Сынатмаслар, дип ышанам. Спортчыла рыбыз мөмкин кадәр күбрәк медаль яуласын, ә Сочи шәһәре һәркем күңелендә җылы хисләр генә калдырсын иде.

Марина Семенова,

Аграмак мәктәбенең физкультура укытучысы:

- Мине спортның барлык төрләре дә кызыксындыра, шуңа күрә арадан кайсын да булса аерымлап әйтә алмыйм. Җәйге һәм кышкы төрләр бер үк дәрәҗәдә якын. Сочи Олимпиадасы башлануын үз укучыларым да түземсезлек белән көтәләр. Безнең мәктәптә, мәсәлән, әлеге вакыйга уңаеннан байтак спорт чаралары уздыру планлаштырыла. Сигезенчеләр башлангыч һәм уртанчы классларда укучылар өчен, Олимпия уеннарының ничек башлануы турында мавыктыргыч әңгәмә әзерлиләр.

Олимпия Утының илебез шәһәрләре буйлап ничек үтүен игътибар белән күзәтәбез, спорт яңалыклары турында фикер алышабыз һәм, әлбәттә инде, кышкы Уеннарның безнең илдә үтүенә сөенәбез.

Владимир Трошин,

"Регата" балалар техник иҗат станциясе директоры:

- Спорт тормышындагы вакыйгаларның барысын да игътибар белән күзәтеп барам. Олимпия уеннары аеруча да кадерле. Уеннарның Россиядә үтүе икеләтә күңелле. 1980 елда Мәскәүдә узган җәйге Олимпия уеннары әле дә хәтердә саклана. Бишенче курс студентларыннан төзелгән безнең төркем бу Уеннарга ярдәмчеләр сыйфатында барырга тиеш иде. Ул чакта ничек шатлануыбызны белсәгез икән! Ләкин, безне нигәдер җибәрмәделәр. Дөньяның иң көчле спортчылары көч сынашуын үз күзләрем белән күрә алмавым бик кызганыч булды.

Күптән түгел генә Казанның төрле спорт объектларында булырга туры килде. Берсеннән-берсе зуррак һәм матуррак спорт сарайларын күреп нык гаҗәпләндем, республикабыз башкаласы үзе дә танымаслык булып үзгәргән. Сочидагы әзерлек дәрәҗәсе тагын да зуррак булырга тиеш.

Спортчыларның чыгышларын телевизордан карап барырга тырышачакмын. Спортның кышкы төрләрен аеруча яратам, биатлон һәм хоккейга күбрәк өстенлек бирәм. Безнең спортчыларыбыз әлеге төрләр буенча медальләр алырга тиеш.

Светлана Голубева,

почтальон (Кожаевка авылы):

- Бу көннәрдә рәсәйлеләрнең күпчелеге Сочида үтәчәк Олимпиада башлануын зарыгып көтә, дисәм, ялгышмам кебек. Мин үзем дә, ирем дә спортның чаңгыда узышу, биатлон кебек төрләрен күбрәк яратабыз. Яшермим, үзебезнең беркайчан спорт белән шөгыльләнгәнебез булмады, шуңа да карамастан, спортчыларыбызның чыгышларын зур кызыксыну белән күзәтәбез. Гомумән, зур ярышларның берсен дә карамый калганыбыз юк. Инде менә Олимпиаданың башлануын көтәбез… Әлбәттә инде, телевизор экраны каршына утырып булса да спортчыларыбызга көч биреп торачакбыз.

Уеннарга әзерлекнең ничек барышы белән дә даими кызыксынабыз. Телерепортажлар, матбугат битләрендәге язмалар аша да бу Уеннарга җитди әзерлек алып барылуы ачык күренә. Спортчыларга, күп сандагы җанатарларга һәм дөньяның төрле кыйтгаларыннан киләчәк кунакларга җайлы булсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Мәдәни программа, аерым алганда кышкы Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналары, һәркемне дә гаҗәпләндерерлек булачак, дип сөйлиләр. Мондый тамашаны карамый калырга ярамый.

Анна К.,

техник хезмәткәр (Болгар шәһәре):

- Сочида үтәчәк Олимпия уеннары турында телевизордан көн саен бик күп мәгълүматлар биреп баралар. Әлбәттә инде, бу илебез тарихына кереп калачак зур вакыйга. Кызганыч, тәүлекнең яртысы эштә үткәнлектән, спортчыларның чыгышларын тулысынча карап булмаячак. Өйдә дә эшләр җитәрлек. Шулай да, спорт белән чын-чынлап кызыксынган кеше Олимпиаданың барышы турындагы телерепортажларны карау мөмкинлеге табарга тырышачак. Миллиардлаган акчалар тотылгач, безнең спортчылар йөзгә кызыллык китермәскә тиеш. Чыгымнар чиктән тыш зур булганга күрә, балалар бакчасына түләүләрне дә арттырганнар, дип ишеттем. Бу алай булырга тиеш түгел…

Валерия Матвеева,

Болгардагы 2 нче мәктәпнең 7 класс укучысы:

- Сочидагы ХХII нче кышкы Олимпиада - минем өчен безнең илебездә үтәчәк беренче уеннар. Әле яшь булсам да, баскетбол уйнарга яратам, кышкы спорт төрләре дә бик ошый, шуңа күрә Уеннарның барышын телевизордан карап барачакмын. Спортчыларыбызга бәхет елмайсын, медальләрне күбрәк алсын, дип теләп торачакмын.

Спорт белән һәркем шөгыльләнергә тиеш, ул сәламәтлек өчен файдалы. Без дә, дәресләр тәмамлануга сеңлем белән мәктәпнең спорт залына ашыгабыз. Башкалар бездән үрнәк алсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада Сочи фикер