Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Өч ел эчендә Татарстанның төп трассалары буйлап 200гә якын яңа база станциясе барлыкка килде

Челтәр инфраструктурасын үстерү тотрыклы элемтәне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасында төп федераль трассалар буйлап мобиль элемтә җәелмәсен киңәйтү буенча системалы эш дәвам итә. Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда «Волга» М-7 автомагистральләре һәм М-12 тизйөрешле юлы буйлап ике йөзгә якын яңа база станциясе урнаштырылган. Узган 2025 елда гына да бу юнәлешләрдә 54 объект барлыкка киле: 14-М юлында – 7 һәм М12 юлында – 40.

База станцияләре санын арттыру юлның озын участокларында сигналны тотрыклы кабул итү зонасын сизелерлек киңәйтә, элемтә булмаган яки тотрыксыз элемтәле «үле зоналарны» киметә. 

"Без кешеләр элемтәдән тотрыксыз файдалана алсын өчен, инфраструктураны эзлекле рәвештә үстерәбез. Юлларда тотрыклы элемтә навигация һәм аралашу өчен генә түгел, гадәттән тыш хәлләрдә ашыгыч хезмәтләрне оператив чакыру өчен дә мөһим”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев.

Бу эшнең әһәмияте статистика саннары белән раслана. Ведомство мәгълүматлары буенча, 2025 елда республика территориясе буенча уза торган М-7 һәм М-12 трассалары участокларыннан «ГЛОНАСС-112» ашыгыч ярдәм системасына 910 мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле, ә андый очракларда тиешле хезмәтләрне бик тиз чакырыру зур әһәмияткә ия.

Татарстанда челтәр инфраструктурасының киң колачлы үсеше «Дәүләтнең мәгълүмати икътисады һәм цифрлы трансформациясе» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. 2030 елга бөтен ил буенча 75 мең база станциясе әзерләүне һәм урнаштыру күздә тотыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев