Һөнәр алырга булышалар
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләрне берничә махсус программа нигезендә укытуны җайга салган.
Марина ЗАЙЦЕВА.
Быел укырга алтмыш бер кеше җибәрелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Газизулла Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, аларның кайберләре инде курсларны тәмамлап тиешле сертификат алган. Болгар музей-тыюлыгы юлламасы буенча, мәсәлән, өч кеше Казанда укып лифтер һәм эскалатор дежурные белгечлеге алган. Аларның барысы да эшкә урнашкан.
Казандагы җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумын тәмамлап троллейбус йөртүче белгечлеге алган егетнең дә эше җайлы бара. Курсларда укыганнан соң аны шәһәрдәге автотранспорт предприятиеләренең берсенә эшкә чакырганнар. Яшәү өчен тулай торакта бүлмә дә биргәннәр.
Казандагы махсус үзәкләрнең берсендә укуны тәмамлаучы дүрт газ котельные операторы да эшсез калырга тиеш түгел.
Эшсезләрнең күбесе Спас тармак технологияләре техникумына җибәрелә. Биредә төрле һөнәр үзләштерергә була. Үзәк юлламасы буенча укып 51 кеше шофер, эретеп ябыштыручы, тракторчы һәм ЭВМ операторы белгечлеге алып чыгарга җыена.
Әлегә троллейбус йөртүче белгечлеген алуга бер вакансия бар.
Уку вакытында студентларга Мәшгульлек үзәге эшсезлек буенча каралган минималь пособие күләмендә стипендия түли. Казанда укучыларга юл чыгымнары да тулысынча түләнә.
Шунысын әйтергә кирәк, Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре яшьләргә һөнәр алуда тиешле юнәлеш сайларга ярдәм итә. Бүген, мәсәлән, хезмәт базарында штукатур-маляр, кранчы, слесарь, токарь һөнәрләренә сорау зур. Хатын-кызлар чәчтарашка укый ала. Ни кызганыч, эш эзләүчеләрнең кайберләре өстәмә белем алырга бик атлыгып тормый. Югыйсә, берничә һөнәргә ия булган кешегә эш табуы да җиңелрәк.
Мәшгульлек үзәге берничә ел рәттән балигъ булмаганнар эше инспекциясендә исәптә торучылар, шул исәптән аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге яшүсмерләрне "С" категорияле шоферлар әзерләүче курсларга укырга җибәрүдә булышлык күрсәтә. Укулар Чистай һәм Түбән Камадагы техник мәктәпләрдә оештырыла. Быел курсларга бер кеше җибәрелергә тиеш.
Бала карау ялында булган һәм озакламый яңадан эшкә чыгарга җыенучы хатын-кызларны һөнәри яктан әзерләү буенча да махсус программа бар. Әлеге программа булган белемнәрне тагын да баетырга ярдәм итә. Шушы араларда ике хатын-кыз Спас тармак технологияләре техникумындагы ЭВМ курсларында укый башлаячак.
Хәзер пенсия яшендәге кешеләр дә мәгълүмат технологияләрен үзләштерергә омтыла. Алар, мәсәлән, компьютерда эшләргә өйрәнү курсларына теләп язылалар. Иске Рәҗәп мәктәбе базасында, мәсәлән, ун кеше шундый курсларга йөри. Сүз дә юк, алган белем бүген булмаса, иртәгә кирәк булачак, ни өчен дигәндә, бүгенге тормышны компьютердан башка күз алдына китереп булмый.
Мәшгульлек үзәге физик мөмкинлекләре чикле булган, ләкин яңа һөнәр үзләштереп эшләргә теләгән кешеләрне дә игътибарсыз калдырмый. Мәсәлән, инвалид кайсы да булса оешмага урнашса, әлеге оешмага махсус программа буенча каралган 66 мең сум акча бүлеп бирелә һәм инвалидка эшләү өчен кирәкле җайланмалар сатып алына. Быел шул рәвешле бер кеше Иске Рәҗәптәге Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгына эшкә урнаштырылды. Ел азагына кадәр тагын өч кешене эшкә урнаштыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев