“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) коллективы “Ярдәм янәшә” акциясендә катнашты
Хәрби операция зонасына җибәрү өчен кирәк-яраклар җыелды.
“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) район газетасы коллективы “Ярдәм янәшә” акциясендә катнашты. Редакциядә эшләүчеләр үз хисабына дарулар һәм гигиена әйберләре сатып алдылар.
Моннан тыш, посылкага газетаның соңгы ике ай эчендә чыккан саннарын һәм “Чаян” журналының ике номерын да салып җибәрделәр.
Туган якларыннан еракта хезмәт итүче егетләргә район яңалыкларын уку кызык булырга тиеш.
“Шулай ук егетләребезгә хатлар да язып салдык. Теләгебез бер – исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде. Хатларыбыз егетләребезнең күңелләрен аз гына күтәрсә дә, бик шат булыр идек”, – ди газетаның баш редакторы Евита Саможенова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев