Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Нотариат турында РФ законы 47.1 маддәсе үз көченә керүе турында хәбәр итә. Аның нигезендә, әгәр нотариаль гамәлләр өчен күчемсез милеккә хокукларның Дәүләт реестры (ЕГРП) яки дәүләт күчемсез милек кадастрында (ГКН) булган мәгълүматлар кирәк булса, нотариусларның бу мәгълүматны үзләренә мөрәҗәгать иткән гражданнардан, аның вәкиленнән яки юридик...
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Нотариат турында РФ законы 47.1 маддәсе үз көченә керүе турында хәбәр итә. Аның нигезендә, әгәр нотариаль гамәлләр өчен күчемсез милеккә хокукларның Дәүләт реестры (ЕГРП) яки дәүләт күчемсез милек кадастрында (ГКН) булган мәгълүматлар кирәк булса, нотариусларның бу мәгълүматны үзләренә мөрәҗәгать иткән гражданнардан, аның вәкиленнән яки юридик зат вәкиленнән таләп итәргә хокукы юк.
Закондагы бу яңалык гражданнарны мирасны рәсмләштерү, фатир сату-сатып алу килешүен нотариаль раслатканда һәм ЕГРП кирәк булган башка очракларда тиешле белешмәләрне җыюдан азат итә.
Статистика күрсәткәнчә, 2015 елның тугыз аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә ЕГРПдан мәгълүматлар варислардан - 968 һәм нотариуслардан 37197 гариза алынган. Саннар Росреестр белән нотариуслар арасында элемтә бар икәнен күрсәтә, ә бу Росреестрга күчемсез милек хокукларын һәм алар белән килешүләрне теркәгәндә җентекле хокук экспертизасы ясарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, теркәүгә документлар ышаныч кәгазе буенча тапшырылган очракта, бу кәгазьнең дөреслеге аны биргән нотариуста тикшерелә. Үз чиратында, нотариуслар үз эшләрен сыйфатлы башкару максатында электрон элемтә кысаларында, Росреестрдан аерым затның хокуклары, аның эшкә яраклыгы (дееспособность), күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар, хокукны билгеләүче документларның күчермәләрен һәм башкаларны соратып ала.
Шулай итеп, Росреестр белән нотариуслар арасында элемтәләр урнаштырылган һәм закондагы бу яңалык бер як өчен дә өстәмә киртәләр тудырмас һәм гражданнарның хокукларын тулырак якларга мөмкинлек бирәчәк.
Күчемсез милек хокукларын һәм алар белән килешүләрне дәүләт теркәве срогы 10 көн тәшкил итә, кайбер очракларда 5 көнгә кадәр кыскартыла. Тик кайвакыт сатучы яки сатып алучыга башка урынга яки илгә күчеп китү яки башка сәбәпләр аркасында теркәүне тизләтергә кирәк булган очраклар да була. Бу проблеманы хәл итеп, агымдагы елның июль аенда закон тарафыннан нотариусларга милек хокукларын теркәүне тизләтергә мөмкинлек бирелде, бу очракта Росреестрга нотариус документларны электрон рәвештә тапшыра һәм теркәү срогы 1 көн тәшкил итә, документлар кәгазьдә тапшырылган очракта бу срок 3 көн була. Хәзер нотариусларга мөрәҗәгать итү кешеләрне документлар җыюдан да азат итәчәк.
Закондагы үзгәрешләр гражданнар өчен күчемсез милек хокукларын теркәүне гадиләштерә, ЕГРПдан выписка алу чыгымнарын киметә. Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, күчемсез милек хокукларын һәм алар белән килешүләрне теркәргә вәкаләтле дәүләт органы буларак, үз чиратында, гражданнарның һәм юридик затларның сыйфатлы дәүләт хезмәтләрен алырга хокукларын тормышка ашыру өчен көченнән килгәнне эшли.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев