Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Нинди генә юлларын тапмыйлар...

Соңгы вакытта район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мошенниклык факты буенча ике җинаять эше ачты.

Беренче очракта шәһәрдә яшәүче бер гаилә зур зыян күрә. Алар "Авито" сайтында йортларын сату турында белдерү урнаштыралар һәм сатып алучыны көтә башлыйлар. Озакламый аларга телефоннан шалтыратып, йортны карап та тормыйча, акчаның бер өлешен түләү өчен йорт хуҗасыннан банк карточкасының номерын, шулай ук пин-кодларын сорап алалар, аннары караклар банк картасыннан сиксән мең сум акчаны урлыйлар.

Шәһәрдә яшәүче икенче бер кеше мошенниклар кулыннан унбиш мең сум зыян күрә.

Эш менә ничек килеп чыга. Иномаркага тапшыру тартмасы (коробка передач) алырга теләгән ир кеше Свердловск өлкәсендә урнашкан фирмага заказ җибәрә. Тиздән аңа шалтыратып, паспорт мәгълүматларын алалар һәм агрегат өчен йөз процент акчаны күчерергә кирәклеген әйтәләр. Сатып алу-сату турындагы килешүне, касса чегын, шулай ук товарны Казандагы базага җибәрү турында товар-транспорт накладноен аңа почта аша җибәрәләр.

Тик товар билгеләнгән срокта заказчыга килеп җитми. Сатып алучының чылтыратуларына да җавап бирмиләр. Ә фирманың сайтында күрсәтелгән телефон номеры буенча чылтыратып карагач, ул гаризасының аларга барып җитмәве турында белә. Бәлки, аны кемдер алданрак эләктерергә өлгергәндер...

Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре район халкын тагын бер кат кисәтә: Интернет челтәрендә үз мәгълүматларыгызны урнаштырганда бик сак булыгыз, товар кулыгызга килеп кермичә акча түләргә риза булмагыз. Банк кертемнәренең номерларын, аеруча хезмәт хакы ала торган картаның пин-кодларын беркайчан һәм беркемгә хәбәр итмәгез. Шулай эшләмәгәндә банкта саклаган барлык акчагыздан колак кагарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев