Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Никольск остасының мирасы”

Никольск китапханәсе хезмәткәрләре "Кечкенә шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы" дигән өченче Бөтенроссия конкурсына әнә шундый проект тәкъдим иттеләр. Проектта Никольскида куелган скульптураларның авторы турында сүз бара. Оештыручылар проектны хупладылар һәм авыл паркын, биредә кайчандыр оста ясаган беседканы яңарту өчен акча бүлеп бирелде. Хәзерге вакытта проектны тормышка ашыра башладылар, ә инициатива...

Рузалия Силютина,
Валентина
Кижеватова.
Анатолий Михайлович рәсем ясау һәм скульптура белән балачактан ук мавыга башлый. Башта гади карандашлар белән рәсем ясый, пароходта эшләгән чакта буяулар белән сәнгать әсәрләре иҗат итә. Ул Спас Затонында судомеханик булырга укып чыга, аннары баш механик ярдәмчесенә кадәр җитә.
Илленче еллар башында ул әти-әнисе яшәгән Никольскига әйләнеп кайта һәм 57нче ат заводы тимерчелегендә эшли башлый. Буш вакытын яраткан шөгыленә багышлый - ул язган картиналар туган авылында һәм район үзәгендә генә түгел, Казанның "Зур Идел" күргәзмәсендә дә урын ала.
Аннары ул металл һәм бетоннан скульптуралар ясау белән мавыгып китә. Авыл тарихы ат асраучылык тармагы белән аерылгысыз бәйле булганлыктан, скульптураларында да күбесенчә атларны сурәтли. Сакланып калган тарихи мәгълүматларга караганда, XVIII гасырда ук алпавыт Молоствовлар монда Орлов токымлы чабыш атлары үстерә башлый. Никольск остасы Филипповның да "Конь", "Тройка", "Кони на постаменте" скульптуралары барысы да атларга багышланган. Авылга килгән кешеләрне дә ике ат скульптурасы каршылый. Тимердән чүкеп ясалган сыннар алтышар метрлы тимер баганалар өстенә куелган. Сыннар шундый оста итеп эшләнгән ки, аларның эретеп ябыштырган эзләре бөтенләй беленми һәм алар авылга килгән һәр кешенең игътибарын үзенә җәлеп итәләр.
Металл һәм бетоннан ясалган ат сыны авыл үзәгенә куела һәм хәзер ул инде кайчандыр даны бөтен илгә таралган данлыклы 57нче ат заводы турында истәлек булып тора. Тройкага җигелгән арбадагы кызылармеец сыны кайчандыр авылның Мәдәният йорты янында куелган була, бу хакта авыл халкы да, Никольск кунаклары да яхшы хәтерли. Ни кызганыч, хәзерге вакытта скульптура реставрациягә мохтаҗ һәм вакытлыча останың туганында саклана.
Наясолка елгасыннан ерак түгел поши скульптурасы бар. Ерактан караганда, урманнан чын поши чыгып, юл кырыенда туктап калган кебек тоела. Скульптура тимер арматура нигезендә бетоннан ясалган. Шунда ук куелган бетон плитәдә "Урманны саклагыз, ул безнең байлыгыбыз" дигән сүзләр язылган. Оста киләчәк буыннарга менә шундый васиять калдырган...
Никольск урта мәктәбе территориясендә куелган "Туплы малай" сыны, авыл үзәгендә яу батырларына багышланган стела, часовня да Анатолий Михайловичның оста куллары белән ясалган. Ул үзенең яраткан шөгылен лаеклы ялга чыккач та дәвам итә. Буш вакытын ул сыннар ясауга багышлый. Мәдәният йорты каршында фонтан, кувшиннар һәм арыслан скульптурасын ясап, аларны тимер койма белән әйләндереп ала.
Кайчандыр Молоствовларның утары һәм өязнең горурлыгы булган паркны да Анатолий Михайлович игътибардан читтә калдырмый. Еллар үткән саен, парк үзенең гүзәллеген югалта башлый, ә Анатолий Михалович аны авылдашларының ял итү урыны итеп ясарга тырыша. Паркка Горький исемен бирә, анда керә торган урынны матур итеп бизи, Бизнә елгасы буендагы гүзәл табигатьле урында ике беседка, күпер, эскәмияләр ясап куя. Останың тырышлыгы белән бу якларның матур табигате тагын да ямьләнә.
Ләкин вакыт агышы кешенең алтын куллары белән ясаган бернәрсәне дә аямый. Беседкалар искерә, туза башлаган. Шулай да Никольск халкы аларны яңартып, паркны авыл кешеләре өчен ял итү урыны ясарга тырыша. Бу проблема турында авыл җыеннарында, әңгәмәләрдә, социаль челтәрләрдә фикер алышалар. Аерым алганда, 2015 елда Никольск авыл җирлегенең сайты барлыкка килә, анда авыл тарихы турында мәгълүматлар тупланган, авылда яшәүче кешеләр турында сөйлиләр. "Халык остасы Филиппов Анатолий Михайлович эшләре" темасына да мәгълүмат урнаштырылган. Останың исеме "Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе"нә дә кертелгән. Авыл мәктәбендә, китапханәдә останың иҗатына багышланган кичәләр еш үткәрелә, атлар, поши яки арыслан скульптуралары янында фотога төшү дә күпләр өчен традициягә әверелде...
Хәзер инде безгә район җитәкчеләре, җирлек Советы, депутатлар, авыл халкы, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән авылның үзенчәлекле паркын, Анатолий Михайлович Филиппов иҗат иткән эшләрне яңарту буенча зур эш башкарырга кирәк. Бу скульптуралар турында нинди дә булса мәгълүматы булган, аларның кайчан куелуы, башка фактлар турында белгән кешеләрне без ярдәм итәргә чакырабыз (e-mail:rsilyutina@list.ru). Проектны тормышка ашыру турында мәгълүматлар белән "Никольск остасы мирасы" ("Наследие никольского мастера") фан-клубында танышырга мөмкин (ok.ru/group/54536933933159).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев