Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Никольск авылына РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова килде

Депутат 2561нче сайлау участогында булды, халыкны кабул итте һәм буа төзелеше буенча эшләрнең барышы белән танышты.

Бүген, 15 мартта, Спас районына эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова килде. Татьяна Петровнаны Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов озатып йөрде.

Башта Татьяна Петровна Никольск авылында чиркәү янында буа төзү эшләре барышы белән танышты.

Аннары делегация Никольск урта мәктәбендә булды. Татьяна Ларионова 2561нче сайлау участогында тавыш бирүнең ничек баруын карады һәм хәзерге вакытта капиталь ремонт бара торган азык-төлек блогын карап чыкты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев