Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муниципаль хезмәт вазифасы идарә кадрлары резервына кертелү хокукына ия булу конкурсы турында хәбәр

Спас муниципаль районы конкурс комиссиясе хәбәр итүенчә, Спас муниципаль районы башлыгының 2014 елның 30 апрелендәге 36нчы карары нигезендә, карарда расланган исемлек буенча Спас муниципаль районы составына керүче җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына кадрлар резервына кертелү хокукына ия булу конкурсы игълан ителде. Конкурс...

Спас муниципаль районы конкурс комиссиясе хәбәр итүенчә, Спас муниципаль районы башлыгының 2014 елның 30 апрелендәге 36нчы карары нигезендә, карарда расланган исемлек буенча Спас муниципаль районы составына керүче җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган вакантлы идарәче вазифасына кадрлар резервына кертелү хокукына ия булу конкурсы игълан ителде.
Конкурс Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында муниципаль хезмәтнең кадрлар резервы турындагы положение нигезендә, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының идарә кадрлары резервын булдыру буенча конкурс комиссиясе тарафыннан 2014 елның 28 маенда сәгать 10да түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19, 15нче кабинет. Конкурста катнашу өчен документлар 2014 елның 27 маена кадәр иртәнге 8дән 12гә һәм 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр көн саен (шимбә һәм якшәмбедән кала) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19, 1нче кабинет.
Тулырак мәгълүматларны 3-02-76 телефоны аша алырга була. Конкурс положениесе белән Спас муниципаль районы сайтында яки spasskiy.tatar.ru Интернет челтәрендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев