Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мондый бәйрәмнәр халыкны берләштерә

Үткән җомга көнне Кимда авыл көнен бәйрәм иттеләр. Аңа кадәр авыл җыенында агымдагы елның алты аенда башкарма комитетның нинди эшләр башкаруын тикшерделәр. Республика программасы буенча Кимда авылның ике урамына һәм Тукайда бер урамга вак таш җәелгән. Моннан тыш, бу поселокта һәм Тракторныйда яңа электр линияләре сузылган, баганалар алыштырылган, энергияне экономияли...

Үткән җомга көнне Кимда авыл көнен бәйрәм иттеләр.
Аңа кадәр авыл җыенында агымдагы елның алты аенда башкарма комитетның нинди эшләр башкаруын тикшерделәр. Республика программасы буенча Кимда авылның ике урамына һәм Тукайда бер урамга вак таш җәелгән. Моннан тыш, бу поселокта һәм Тракторныйда яңа электр линияләре сузылган, баганалар алыштырылган, энергияне экономияли торган яктырткычлар куелган. Кыскасы, авыл халкының тормышын уңайлырак итү өчен өчен шактый эшләр башкарыла. Кимлыларны котлап, район башлыгы Камил Нугаев һәм "Авангард" агрофирмасы җитәкчесе Владимир Швецов шул хакта әйтеп үттеләр.
Бәйрәмдә гаилә юбилярлары Александр һәм Галина Ивановлар, Зөфәр һәм Мария Сафиннар, Кимнан өлкән яшьтәге Антонина Порфирьевна Синчугова һәм Тракторныйдан Анна Михайловна Андронова исеменә күп кенә җылы сүзләр әйтелде. Йортлары һәр яктан үрнәк булган Владимир һәм Вера Захаровларга (Ким), Андрей һәм Ольга Усовларга (Тракторный), беренче класска баручы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче Илья Андронов, Виктор Андронов, Игорь Воронов, Дмитрий Буровларның әти-әниләрен дә онытмадылар, уллары өчен аларга рәхмәт әйтеп үттеләр, шактый зур фермерлык хуҗалыгы тоткан Сергей һәм Светлана Подемировлар, эшмәкәр Александр Выжлов, Евгений Лукин, Сергей Салмин һәм башкаларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр.
Фото: http://solomino.bashmakovo.pnzreg.ru/news/2016/05/25/23381526
Бу көнне үзешчән артистлар халыкны үз чыгышлары белән шатландырды. Бәйрәмгә килүчеләр өчен чәй табыны әзерләнгән иде.
Авыл халкы өйләренә караңгы төшкәч кенә, күтәренке күңел белән таралышты.
* * *
Авыл халкын бергә җыйган бу күңелле бәйрәмне үткәрү күркәм гадәткә әйләнеп бара. Күптән түгел бу бәйрәмне Приволжск авылында да билгеләп үттеләр.
Бәйрәмгә килгән район башлыгы Камил Нугаев, авыл җирлеге җитәкчесе Сергей Спирин тырыш хезмәтләре өчен авыл кешеләренә рәхмәт әйттеләр, уңышлар һәм рәхәтләнеп күңел ачуларын теләделәр.
Бәйрәмдә юбилярларны, гаилә парларын, алдынгы хезмәтчәннәрне, өлкән яшькә җитүчеләрне матур итеп котладылар һәм иң яхшы теләкләрен җиткерделәр. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы Андрей Солдатов, Юлия Елатина, Виктория Хисмәтуллина, авыл ансамбле халык алдында күңелле чыгыш ясадылар. Бу көнне балалар өчен аттракцион оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев