Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп – икенче йортыбыз булды...

Без озак еллар эшләгән санаторий мәктәп-интернаты бүген игътибар үзәгендә, ул кешеләрнең игътибарын әллә каян үзенә җәлеп итеп тора.

Чыннан да, күптән түгел төгәлләнгән капиталь ремонттан соң мәктәпнең эче дә, тышы да танып булмаслык үзгәргән. Беренче сентябрьне укучылар өр-яңа мәктәптә каршыладылар. Бу безгә, ветеран укытучыларга да бик күңелле булды, чөнки туган коллектив белән элемтәләр лаеклы ялга чыккач та өзелми икән. Элеккеге укучыларыбыз да безнең мәктәптә укыган елларын һәрвакыт сагынып искә алалар.
Мәктәпне 1995 елда тәмамлаучылар быел безне очрашу кичәсенә чакыргач, моңа тагын бер кат инандык. Бу очрашу бер дә көтмәгәндә килеп чыкты, чөнки санаторий мәктәбенә укучылар республиканың төрле авылларыннан һәм шәһәрләреннән киләләр, шуңа күрә күп очракта аларның язмышын белүе җиңел булмый, бергә җыю турында әйткән дә юк. Бу бер карашка гына шулай, ләкин алар киләчәк тормышларына юллама биргән безнең мәктәпне барыбер онытмыйлар икән.
Август аенда булган бу очрашудан алган хатирәләр әле дә хәтердә яхшы саклана. Очрашу кичәсе дулкынландыргыч шартларда үтте. Элеккеге укучыларыбыз мәктәп елларын барысы да сагынып искә алдылар, алар үз тормышлары турында сөйләделәр, ә без чын күңелдән аларның ирешкән уңышларына сөенеп утырдык. Әлбәттә, төрле укучының язмышы төрлечә килеп чыккан, шулай да иң мөһиме - һәрберсе бу тормышта үз урынын тапкан. Тормышта югалып калмауларында без - укытучылар һәм тәрбиячеләрнең зур роль уйнавы турында сөйләүләрен тыңлаганда чын күңелдән горурланып утырдык. Бу безнең хезмәтебезгә иң югары бәя иде, аларның чын кешеләр булып үсеп җитүендә безнең дә көчебез кергән булып чыга...
- Мин монда беренче класстан башлап тугызынчыга кадәр укыдым, - дип язган бу очрашу турындагы хатирәләрендә Ольга Епифанова. - Минем өчен бу мәктәп икенче туган йортка әверелде...
- Мин бу мәктәптә чын дуслыкның, гаиләнең кадерен аңладым, - дип билгеләп үтә Марина Ковалевская. - Үзем хәзер Казанда яшим, кызымны тәрбиялим, яшьлек хатирәләрем калган әлеге мәктәпне бик еш искә алам...
- Мин Нурлатта салым инспекциясе бүлеге җитәкчесе булып эшлим, - дип сөйләде Марина Чегодаева. - Гаиләм - ике балам, ирем бар. Тигез тормышта бәхетле яшәвемдә укытучыларымның, тәрбиячеләремнең дә өлеше бар. Биргән белемнәре, күңел җылысы өчен мин аларга бик рәхмәтле...
Ә Сәрия Гайнуллина мәктәптән соң техникумга укырга кергән, аннан соң институтны бик яхшы билгеләренә тәмамлаган. Соңгы җиде елда нефть тармагында эшләүче Америка компанияләренең берсендә хезмәт куя. Күп кенә чит илләрдә - Англиядә, Америкада, Кытайда, Мексикада, Канадада булган, аларның кайберсендә озак вакытлар эшләгән. Хәзер Мәскәүдә яши, шул ук Америка фирмасында бензин ясау технологияләре буенча белгеч.
- Сабырлыклары, авыр чакларда ярдәм кулы сузулары өчен мин укытучыларга, тәрбиячеләргә зур рәхмәт әйтәм, - дип билгеләп үтте Сәрия очрашу вакытында. - Мин аларның изгелекләрен мәңге онытмам. Ирешкән уңышларымда аларның да өлеше бар...
Бүгенге көндә санаторий мәктәбендә бөтенләй башка укучылар белем ала, тәҗрибәле остазлар белән бергә яшь педагоглар да эшли. Шулай да, мәктәпнең төп традициясе саклана - ул һәр укучы өчен икенче туган йорт булырга тиеш...
Валентина Прокудина,
Нина Порутчикова,
педагогия хезмәте ветераннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев