Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Михаил Воронов истәлегенә

Кайчандыр Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең агрономия факультетын тәмамлаган безнең якташыбыз Михаил Воронов истәлегенә биредә күптән түгел тантаналы шартларда мемориаль такта ачылды.

Ул монда Ким урта мәктәбен тәмамлагач, 1995 елда укырга керә һәм 2000 елда уңышлы тәмамлый, диплом эшен "отлично"га яза. Егет максатчан, намуслы һәм бик тырыш була. Студент елларында Михаил яхшы укый, спорт белән дә актив шөгыльләнә. 1998-1999 елда ул Россиянең тхэквондо буенча чемпионатында иң яхшы биш спортчы арасына керә.
Армия хезмәтен ул Россия милли гвардиясе эчке гаскәрләренең 21нче аерым оператив бригадасында үтә. 2001 елның 1 сентябрендә сержант Воронов һәм аның хезмәттәшләре Грозныйда разведка операциясе үткәргәндә, боевиклар оештырган засадага эләгәләр. Михаил дошманнарның игътибарын үзенә җәлеп итеп, берөзлексез ут яудыра. Бу сугышта ул бик авыр яралана. Һәлак булганнан соң, Михаил Воронов Россия Президенты Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Мемориаль тактаны ачу хокукы Михаилның элеккеге укытучысы Борис Андреяновка һәм курсташы Тимур Хованскийга бирелә. Тантаналы митингта Россия Эчке эшләр бүлегенең Ульяновск өлкәсе идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-майоры Юрий Варченко чыгыш ясый.
- Михаил Вороновка армия хезмәтен бик авыр вакытта үтәргә туры килде, - диде ул. - Спортчы һәм отличник буларак, ул фәкать разведкада хезмәт итәргә лаек иде. Шулай булып чыкты да. Михаил Александрович Россиянең иминлеген һәм азатлыгын саклап һәлак булды. Михаилның әти-әнисе Александр Михайлович белән Нина Антоновнага батыр ул, Россия Федерациясенең чын граҗданины үстерүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм.
Башка чыгыш ясаучылар да беренче чиратта Михаилның әти-әнисенә рәхмәт әйттеләр. Әнисе Нина Антоновна улларын онытмаулары өчен барысына да рәхмәт белдерде. Нык дулкынланганлыктан, ул озак сөйли алмады. Улларының якты истәлеген онытмаулары өчен Вороновлар рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев