Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәгълүматлар тулысынча бирелмәгән

Спас районы энциклопедиясен бастырып чыгару буенча махсус фондның күптән түгел счёты ачылды.

Исегезгә төшерәбез, бу юнәлештә эшләр узган елның җәендә башланган иде. Бу зур хезмәтне язучылар шактый материал туплаганнар. Басманың концепциясе, кандидатураларны сайлау критерийлары, язмаларны урнаштыру тәртибе баштан ук билгеләп куелды.
Энциклопедиягә район тарихында сизелерлек эз калдырган хуҗалыклар, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар, район халык хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында мәгълүматлар керәчәк. Алар арасында теге яки бу системаның атказанган хезмәтчәннәре, хезмәт һәм хәрби бүләкләргә ия булучылар да бар.
Оештыру мәсьәләләрен хәл итү һәм материаллар җыюның зур эш булуын һәркем яхшы аңлый. Аны җиренә җиткереп башкару җиңел түгел. Энциклопедия чыгаруның төп инициаторы, хезмәт ветераны Фиркать Галимовның, эш төркеменә кергән Җәмил Мөхәммәтшин һәм башка кешеләрнең хезмәте зур булды. Материал җыюда ярдәм итүләре турындагы үтенечкә күпләр җаваплы караса да, әле шактый материал җыясы бар. Димәк, аларны тупларга, расларга, анализ ясарга кирәк. Монда зур рольне хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек Советлары, шулай ук бу басмага кертелергә лаеклы шәхесләрнең туганнары, якыннары уйнарга тиеш. Басма шулай ук шәһәр, район авыллары, хуҗалыклар, предприятиеләр, учреждениеләрнең тарихын да чагылдырачак, ләкин моның өчен бөтен кеше дә тиешле белешмәләр бирде дип әйтеп булмый.
Билгеле, эшнең материаль ягын да онытырга ярамый: энциклопедия иганәчеләр һәм аерым кешеләр ярдәме белән бастырылачак. Бу бик кирәкле эшкә үз өлешен кертергә теләгән кешеләр акчаларын РФ "Росельхозбанк"ның Татарстан Россельхозбанк җәмгыяте счётына күчерә ала. Аның реквизитлары: №40703810567170000004, БИК 049205706, ИНН 7725114488/КПП 165543001, ОГРН 1027700342890, к/с 30101810400000000706 в ГРКЦ НБ Республики Татарстан Банка России.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: энциклопедия