Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Март аена халык сынамышлары

Язның беренче өч көне фасылның өч ае ничек булачагын билгели.

Һава торышын Гидрометеорология үзәге белгечләреннән башка да фаразларга мөмкин. Борынгы ата-бабаларыбыз моны бик яхшы белгәннәр. Аларның хаклымы-юкмы икәннәрен сынап карыйк әле! Март ае безгә нәрсәләр вәгъдә итә икән?

Инглиз халкы һәр ел фасылының беренче өченче көненә аеруча зур игътибар биргән. Алар фикеренчә, шушы өч көн фасылның өч ае ничек буласын билгели икән. Шуңа күрә март аеның өч көне язның нинди булачагын күрсәтә.

Сынамышлар:

  • Март аенда озын боз сөңгеләре булса – яз озак киләчәк;
  • Март аенда кар яуса – гөмбә күп була;
  • Язның беренче аенда күк күкрәсә – салкыннар озак дәвам итәчәк;
  • Сыерчыклар килсә – яз җитте, дигән сүз;
  • Сыерчыклар узган елгы ояларында урнашса – яз иртә киләчәк;
  • Сыерчыкларның март урталарыннан иртәрәк килүе салкын җәйне фаразлый;
  • Март аенда кар эремәсә – апрель аенда үлән чыгуын көтү файдасыз;
  • 15нче мартта кар яуса – үлән бик соң чыгачак;
  • 18нче март көнне явым-төшем булмаса – җәй көне боз яумаячак;
  • Язын төнлә еш катырса – иген уңачак.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: март сынамышлар