Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лауреат исеме бирелде

Виктор Корнилов 2011 елда Андрей Николаевич Бурумов исемендәге премия лауреаты исеменә лаек булды. Бу карарны "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы редакциясе коллективы 13 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия Матбугаты көне алдыннан кабул итте.

Бу бәйрәм РФ Югары Советы Президиумы тарафыннан 1991 елның декабрендә игълан ителде. Бу көн 1703 елда Мәскәүдә беренче рус газетасы - "Ведомости о военных и иных делах, достойных знания и памяти, случившихся в Московском государстве и во иных окрестных странах" чыгу белән бәйле. Шул вакыттан башлап, Россия матбугаты зур һәм катлаулы юл үтте, бүгенге көндә ул төрле басмаларда төрле фикерләр белдерергә, Конституциядә каралган сүз иреген тормышка ашырырга, илдә булган вакыйгалар турында төгәл мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Бу бәйрәм профессиональ журналистлар өчен генә түгел, теге яки бу яктан матбугатка бәйле булган кешеләргә дә кагыла. Алар арасында штаттан тыш авторлар да, һәм күпсанлы газета укучылар да бар.
Исегезгә төшерәбез, Спас өязендә 1917 елдан 1919 елга кадәр нәшер ителгән "Крестьянин" газетасының беренче редакторы Андрей Николаевич Бурумов исемендәге премия 1987 елдан бирелә башлады. Аның лауреатлары итеп төрле елларда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр вәкилләре булды. Бу кешеләрне актив гражданлык позициясе, илдә барган вакыйгалар белән тирән кызыксыну берләштерә. Быелгы лауреат нәкъ шундыйлардан. Виктор Васильевич озак еллар буе газета белән хезмәттәшлек итә, газета укучылар аның язмаларын һәрвакыт көтеп алалар. Үз язмаларында ул безнең тормышта еш очрый торган, һәрвакыт кәефне кыра торган тискәре факторлар турында сөйли.
Кемдер бу хәлләрдән туеп, күптән аларга игътибар итми, ә икенчеләре массакүләм чаралар аша хәлне яхшы якка үзгәртергә омтыла. Виктор Васильевичны да яшьләрнең әхлаксызлыгы, кибетләрдә хезмәт күрсәтү культурасының түбән булуы, файдалануга тапшырылган торакның сыйфаты начар булуы һәм башка мәсьәләләр борчый. Киләчәктә дә ул безгә ярдәм итәр, дуслык элемтәсен өзмәс дип өметләнәбез.
Бәйрәм белән сезне, кадерле газета укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев