Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләйсән Шәфигуллина – Спас районының иң яхшы терлекчесе

Тырыш хезмәтчәнгә бүләк алдынгылар слетында тапшырылды.

Бүгенге көндә саву аппаратларын куллану савымчының хезмәтен бермә-бер җиңе-ләйтсә дә, эш бер дә гади-ләрдән түгел. Савымчы булу өчен физик көч, сәламәтлек, чыдамлык кебек сыйфатлар кирәк. Булат Галәветдинова крестьян (фермер) хуҗалыгының машина белән саву операторы Ләйсән Шәфигуллина 20 ел гомерен бу авыр һөнәргә багышлаган.

Терлекчелек тармагында Ләйсән Мәхмүт кызы Ямбакты мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлаганнан соң эшли башлый. Әнисе һәм дәү әнисе гомер буе савымчылар булганга күрә, Ләйсән дә балачактан эшкә күнегеп үсә. Кечкенә чагыннан башлап ук әнисенә фермада ярдәм итә, сыер саварга кайчан өйрәнгәнен хәтерләми дә инде. 

- Эшем авыр дип, беркайчан да уйлаганым булмады. Артык уйлап торырга вакыт та юк, иртән торасың да, эшкә китәсең, – ди Ләйсән Мәхмүт кызы.

Аның төркемендә хәзер 25 баш савым сыер бар. Иртәнге савым сәгать биштә башланып китә. Моннан тыш, сыерларны ашатырга, эчертергә, асларын да чистартырга кирәк.

Ләйсән Мәхмүт кызы сүзләренчә, һәр сыерның – үз характеры. Кайберләре артык күндәм түгел, шуңа күрә, кем әйтмешли, һәрберсе белән уртак тел табарга, алар белән эшләргә өйрәнергә кирәк. 

Фермадан тыш, хатын-кызның өйдә дә тавык чүпләп бетерә алмаслык эш-мәшәкатьләре бар бит әле. Шәфигуллиннар шәхси хуҗалыкларында ике сыер, бозау, ат, тавык, каз, күркә асрыйлар. Чын мини-ферма, дип әйтергә була. Яздан башлап көзгә чаклы, бакча да күп вакыт таләп итә. Ләкин Ләйсән үзе әйтүенчә, җирдә эшләү аның өчен бер дә авыр түгел, киресенчә, тынычландыра.

– Авыл тормышы ялкаулар өчен түгел, билгеле, – ди ул. – Әйе, авыр, әмма инде күнегелгән. Бернинди химиясез, табигый азык-төлекне үзебез үстерәбез. Мин үзем шәһәрне яратмыйм, беркайчан да анда китәргә теләк булмады. 

Ләйсән Шәфигуллинаның фидакарь хезмәте күп тапкыр дипломнар, грамоталар, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелә. Менә бу юлы да традицион Алдынгылар слетында ул «Иң яхшы терлекче» номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Моннан тыш, уңган терлекчегә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Мактау грамотасы тапшырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев