Валентина Гриненко, хезмәт ветераны (Болгар):
- Бу көз, төгәлрәк әйткәндә, сентябрь ае, хәтеремдә озак сакланыр. Студент елларыннан ук бергә аралашып яшәгән дустым белән Геленджикта булдык. Туйганчы Кара диңгездә су коендык, кояшта кызындык. Бу якларның искиткеч табигатенә сокланып туйгысыз: бөтен җирдә яшеллек, берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр, виноград, җиләк-җимеш агачлары үсеп утыра. Җәннәт...
Валентина Гриненко, хезмәт ветераны (Болгар):
- Бу көз, төгәлрәк әйткәндә, сентябрь ае, хәтеремдә озак сакланыр. Студент елларыннан ук бергә аралашып яшәгән дустым белән Геленджикта булдык. Туйганчы Кара диңгездә су коендык, кояшта кызындык. Бу якларның искиткеч табигатенә сокланып туйгысыз: бөтен җирдә яшеллек, берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр, виноград, җиләк-җимеш агачлары үсеп утыра. Җәннәт бакчасы диярсең...
Без ике елга бер тапкыр уздырылучы ХIнчы халыкара "Гидроавиасалоника" күргәзмәсендә дә булдык. Күргәзмә биш көн дәвам итә. "Стрижи", "Русские витязи" һәм башка танылган төркемнәрнең зәңгәр күктә югары пилотаж фигураларын зур осталык белән башкаручы очучыларның чыгышларын тын да алмый күзәттек. Күргәннәрне сүз белән генә аңлатырлык та түгел. Әлеге күргәзмә программасына кергән фейерверклар фестиваленә генә дә меңләгән тамашачы җыелган иде.
Геленджикка кадәр поезд белән бардык. Поезддагы чисталыкка, проводникларның пассажирлар белән итәгатьле сөйләшүләренә ис китәрлек. Ресторан менюсы да төрле ашамлыкларга бик бай икән. Юл буе иркенләп ял иттек. Поезд начальнигы белән дә аралаштык. Баксаң, бу ел Пассажир елы буларак игълан ителгән икән бит.
Надежда Шитовкина, шәһәрдәге "Родничок" балалар бакчасының хуҗалык эшләре мөдире:
- Көз һәрвакыт үзенең мул уңышы белән куандыра. Без үзебезнең бакчада күп итеп төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстердек. Аларны эшкәртеп, кыш буена җитәрлек запас тупладык. Шулай ук гөмбә җыеп тозладык һәм маринадладык, суыткычка туңдырырга куйдык. Кышын барысы да кирәк булачак. Үзебезгә дә җитә, әле туганнарыбызга да күчтәнәч итеп биреп җибәрәм.
Көз башында мәктәпләрдә яңа уку ел башлана, бу да үзенә күрә ата-аналарга өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Дүртенче класста укучы Наташага дәресләр әзерләшергә ярдәм итәбез, ә менә Светлана әлегә балалар бакчасына йөри. Бер үк вакытта балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә дә шөгыльләнә. Бакчадан кайткач, аны сәнгать мәктәбенә илтәбез. Көз, елның башка фасылы кебек үк, шатлыклы да, мәшәкатьле дә чор. Алтынсу төскә кергән яфраклары белән матур ул...
Юлия Чекалина, пекарняның производство мөдире (Балымер авылы):
- Бу көз безнең гаиләгә зур шатлык алып килде - беренче оныгыбыз София туды. Без хәзер ирем белән әби һәм бабай булдык. Моннан тыш, улым Алексей белән киленебез Ольганың гаилә корып яши башлауларына төгәл бер ел тулды. Аларны ситса туйлары белән котладык, бәхетле яшәүләрен теләдек.
Бу көз турында тагын ни әйтергә мөмкин? Быел аеруча гөмбә күп булды. Җыярга һәм эшкәртергә иренмәүчеләр кышлыкка әллә никадәр запас тупладылар. Шөкер, бакчабызда яшелчә дә бик уңды. Бакча эшләре белән күбрәк ирем Александр шөгыльләнә. Моннан тыш, дуңгызлар да асрый. Гомумән, гаиләбездә һәркемгә эш-мәшәкатьләр җитәрлек. Бер эштән дә куркып тормыйбыз...
Наталья Николаева, хезмәткәр (Болгар шәһәре):
- Исән кешегә елның теләсә кайсы фасылында мәшәкатьләр җитәрлек. Тормышта да истә калырлык төрле вакыйгалар була. Сентябрьдә олы улыбызга унсигез яшь тулды һәм ул автомобиль йөртү таныклыгы алды. Курсларда тырышып укыды, шуңа күрә имтиханнарны да әйбәт тапшырды, бернинди өстәмә финанс чыгымнары да таләп ителмәде.
Казандагы рестораннарның берсендә якын һәм ерактагы туганнарым белән очрашып сөйләшеп утыру да хәтергә онытылмаслык булып уелып калды. Көзен туганнарыбыз арасында үзләренең туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә күп. Алар белән еш очрашабыз, бәйрәмнәрдә, башка истәлекле көннәрдә бергә җыелышабыз. Дөрес, көзне моңсу фасыл, дисәләр дә, моңсуланып утырырга вакыт калмый. Кызыбыз тугызынчы класста укый, тырыша-тырыша чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә. Улыбызны армия сафларына озатырга җыенабыз. Кыскасы, гел хәрәкәттә, кул кушырып утырырга вакыт юк.
Алсу Лешева, Өчкүл урта мәктәбе директоры:
- Көзнең беренче бәйрәме мәктәптә башлана. Чебешләрне көзен саныйлар, диләр бит. Быел, мәсәлән, мәктәпнең беренче классына алты бала укырга керде. Барысы да кызлар! Авыл мәктәбе өчен бу бер дә начар түгел. Узган ел исә беренче класста унике бала укый башлады. Укучылар саны буенча безнең мәктәп әлегә алда бара.
Быел 9 һәм 11нче классларны тәмамлаучыларның күбесе махсус урта һәм югары уку йортларына укырга керде. Әлбәттә инде, бу укытучылар коллективы өчен аеруча зур куаныч. Мәктәп бакчасында күп итеп яшелчә һәм җиләк-җимеш үстереп, ашханәне кыш буена җитәрлек витаминлы ризыклар белән тәэмин иттек.
Людмила Коляда, Спас хастаханәсенең балалар тудыру бүлеге акушеры:
- Казан ветеринария академиясенең өченче курсында укучы олы кызым Диана өчен сөенәм дә, шул ук вакытта беркадәр кайгырам да. Дөрес, эшләп укыганлыктан, үзен материаль яктан тәэмин итеп тора. Әле миңа да акчалата ярдәм итү җаен таба. Шулай да, зачет һәм имтиханнар биргән вакытта аның өчен гел борчылып торам.
Минем үз эшем дә җаваплы, яңа туган сабыйларның һәм аларның әниләренең гомере күп очракта акушерларга бәйле икәнне дә онытмаска кирәк. Балалар тудыру бүлегеннән тыш, мин әле тагын "Теремок" балалар бакчасында да эшлим, сабыйларның сәламәтлеген тикшереп торам. Көзен алар төрле авыруларга бик тиз бирешәләр. Минемчә, кеше нинди генә хәлдә калса да, беркайчан төшенкелеккә бирелмәскә тиеш. Бары тик шул вакытта гына ул үзендә кыенлыкларны җиңәрлек көч табачак.
Гүзәл Борисова, бухгалтер (Болгар шәһәре):
- Бу көз минем өчен аеруча да истәлекле - ирем Евгений белән әле күптән түгел генә өйләнештек. Бу безнең өчен зур вакыйга, алда олы тормыш юлы көтә. Дөрес, әлегә үз торагыбыз юк, киләчәктә бу мәсьәләне хәл итү җаен табарбыз, дип уйлыйм. Иң мөһиме - икебезнең дә яраткан эшебез бар.
Фото: http://newpix.ru/palitra-oseni-povsyudu-krasivye-devushki-i-osen
Нет комментариев