Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Көзге боз куркыныч тудыра

Куйбышев сусаклагычында боз ката торган чорда быел күңелсез хәлләр булгалап тора. Һәвәскәр балыкчылар, үзләренең иминлегенә һәм сәламәтлегенә кул селтәп, көймә белән елга өстенә чыгуларын дәвам итәләр.

Кама Тамагы инспектор участогы Нияз Нуриев хәбәр итүенчә, быел октябрь ахырында Иделдә, Болгар янында гына фаҗига килеп чыккан. Болгарда яшәүче берәү моторлы көймәдә балыкка дип чыгып китә һәм шуннан югала. Билгесез сәбәпләр аркасында, көймә әйләнеп каплана, аны ярдан биш метр читтәрәк табалар, ә егерме биш метр читтәрәк су өстендә көймә хуҗасының гәүдәсе табыла. Фаразлар буенча, ул салкын судан чыга алмыйча батып үлгән.
Фаҗигане тикшерү барышында көймәнең тиешенчә тикшерелмәве, анда коткару чараларының булмавы ачыклана. Болар барысы да гадәттән тыш хәл килеп чыккач, кешегә үз гомерен саклап калырга мөмкинлек бирмәгән.
Көз көне һәм суда боз каткан чорда бәхетсезлеккә юлыкмас өчен ниләр эшләргә кирәк соң?
Беренче чиратта, елга һәм күлләрдә боз ката торган чорда су өстенә төзек булмаган көймәләрдә, коткару чараларыннан башка чыгу тыела. Көннәр салкын торганга күрә, көймә кырыйларына боз ката һәм көймәнең йөзү сыйфатлары бермә-бер кими. Аз гына җил чыкса да, ул әйләнеп капланырга мөмкин. Шулай ук көймәгә артык йөк төяргә дә ярамый.
Салкын суга төшкән кешенең үлеменә гадәттә бик каты туңу сәбәпче була. Салкын суда кеше суга егылып төшкәннән соң беренче 5-15 минут эчендә, салкын судан шок булуы аркасында да үләргә мөмкин. Шок вакытында тиренең салкынны тоючы рецепторлары ярсуы сәбәпле, сулыш алу функциясе бозыла, тән тиресе бернәрсә тоймый башлый. Көймә янында гына булса да, зыян күрүче аңа менә алмый.
Билгеле инде, бу чорда балаларның иминлеге турында да онытмаска кирәк. Ата-аналар аларның кая баруларын тикшереп торырга, һәрвакыт сак булырга өйрәтергә тиеш. Бары тик шушы кагыйдәләрне үтәү генә балаларның иминлеген һәм гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.
Фото: http://32.mchs.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев