Узган якшәмбедә шәһәрнең үзәк мәйданында традицион кышны озату бәйрәме булды.
Мәйданга иртәдән халык җыела башлады. Балалар мәш килеп таудан шудылар, соңыннан аларны атларга утыртып йөрттеләр. Берсеннән-берсе дәртлерәк җырлар яңгырады, һәм, әлбәттә инде, теләге булган һәр кешене кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар!
Тамашалар барышында күңелле уеннар һәм конкурслар оештырылды, аларда балалар белән бергә өлкәннәр дә теләп катнаштылар. "Молодая гвардия"оешмасы вәкилләре дә әлеге бәйрәмнән читтә калмады. Соңыннан Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев халыкка бәйрәм котлауларын җиткерде.
Кунаклар каршына үзенең төрле табышмаклары белән Кыш чыкты, аны Яз кызы алыштырды. Тамашачыларга шулай ук ветераннар һәм казаклар хоры, "Сеспель" ансамбле, Ольга Лобанова, Ольга Бурмистрова, Галина Кипрова һәм башкалар матур җырлар бүләк иттеләр. Кыш карачкысын яндыру мизгелләре дә һәркем күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Ни дисәң дә, салкын кыш инде үтеп бара, безне алда ямьле язлар көтә. Кояшлы яз ул яшәрү алып килә, киләчәк көннәргә өметләрне арттыра.
Владимир Корнилов фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев