Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кузнечиха балалар бакчасында куркынычсызлык дәресе узды

Дәресне яшь юл хәрәкәте инспекторлары үткәрде.

Кузнечиха авылы балалар бакчасында "Юл кагыйдәләре – һәркемгә белергә тиеш!" дигән мавыктыргыч чара узды. Кузнечиха төп мәктәбеннән хәрәкәт инспекторлары белән бергә нәниләр "Светофория" иленә сәяхәткә чыктылар.

Балалар төрле "стаияләрдә" булдылар: "Табышмаклар чаты", "Юл билгеләре" һәм "Әкият очрашуы". Сәяхәт барышында алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәгән һәм чак кына машина астына эләкми калган әкият герое Незнайкага ярдәм иткәннәр. Яшь инспекторлар әкият героена һәм нәниләргә юл билгеләренең билгеләнешен аңлаттылар, светофор сигналлары буенча юлны кичү кагыйдәләре һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында сөйләделәр. 

Уен формасында алган белемнәрен балалар "Юл билгесен җый" һәм "Бу мин, бу мин, бу минем барлык дусларым" викториналарында катнашып ныгыттылар. Очрашу җырлар һәм рәхмәтле Незнайкадан татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Мондый чаралар балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауда мөһим роль уйный һәм балаларда кечкенәдән үк юл куркынычсызлыгына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев