Кузнечиха халкы Донбасска бүләкләр җибәргәннәр
«Суар» музее директоры балалар һәм башка битараф булмаган кешеләр белән бергә хатлар язганнар.
«Суар» музее директоры Нинель Садриева Донбасстагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә башлап йөрүче булды.
"Донбасста махсус операция башлану безне бик дулкынландырды. Андагы хәлләрне игътибар белән күзәтеп барабыз. Бу вакыйгаларга битараф калырга ярамый, чәнки бу безгә дә кагыла. Донбасста нацизм белән сугышучы солдатларга ничек ярдәм итә алам дип, күптән уйлап йөрдем. Социаль челтәрләрнең берсендә Мәскәү эзтабарлары Донбасста яраланган коллегасына ярдәм итүләрен үтенде. Без аңа балалар белән хат яздык. Тик ул дәваланып, яңадан Донецкига киткәч, без аның белән элемтәләрне югалтып тордык. Аңа язылган хатлар да бездә калды. Без аның яңа адресын хәбәр иткәнен көттек. Ә шул арада солдатларга посылка җыярга һәм Донбасска җибәрергә булдык«, - дип сөйли Кузнечихадагы "Суар" музее директоры Нинель Садриева.
Кузнечиха активистларына Әлки районының Чуаш Борнае мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары да кушыла.
Нәтиҗәдә, кузнечихалылар тәкъдим ителгән азык-төлекне сатып алган, ә Дионисий атакай православие динендәге сугышчылар өчен кесә догалары сатып алган һәм һәркайсында үзенең хәер-фатихасын язган.
Нәтиҗәдә, ике посылка җыела. Аларның гомуми авырлыгы 20 килограмм тәшкил итә.
Кузнечиха авылы балалары һәм яшьләре аларга сугышчыларга ярдәм сүзләре язылган хатларын да салып җибәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев