Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куркыныч авыруны кисәтү чаралары

Котыру авыруының дәвалап булмый торган куркыныч авыру булуын белмәгән кеше юктыр. Йорт терлекләренә ул авырый торган кыргый хайваннардан йога һәм котыру вирусы хайван тешләгәндә генә түгел, ә аларның селәгәе тирегә эләксә дә кешеләргә күчәргә мөмкин.

Николай Столяров,
"Спас дәүләт ветеринария берләшмәсе" учреждениесе җитәкчесе.
Безнең районда соңгы елларда котыру авыруы киң таралды. Ул барлык авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә дә бар. Кыргый җәнлекләр - авыру төлкеләр, янут (енот) этләр бигрәк тә зур куркыныч тудыралар. 2006 елдан 2009 елга кадәрге чорда ул нык артты. Мәсәлән, 2006 елда бер очрак булса, 2009 елда 38 очрак теркәлде. 2010 елда бераз кимеде - 19 очрак, ә 2013 елда 9 очрак булды. 2014 елның беренче ярты елында хайваннарда котыру авыруы теркәлмәде.
Авыру киң таралуга шулай ук хуҗасыз этләр һәм мәчеләр сәбәпче була, алар азык эзләп төрле урман полосаларына керәләр һәм монда кыргый җәнлекләр белән очрашалар. Авыру кыргый хайваннар кешедән курку хисен югалталар, алар авылларга, терлекчелек фермаларына керәләр, терлекләрне һәм кешеләрне тешләп, котыру авыруы белән зарарлыйлар. Кыргый җәнлекләр санын киметү максаты белән Спас муниципаль районы территориясендә Куйбышев аучылык җәмгыятенең өч аучылык бригадасы зур эш башкара. Беренче ярты елда гына да алар 74 төлке атканнар. Шәһәр башкарма комитеты каршында эшчеләр төркеме хуҗасыз этләрне аулыйлар. 2014 елның беренче ярты елында 68 эт һәм 25 мәче юкка чыгарылган.
Котыру авыруы эләктергән очракта сәламәтләнүгә өмет итеп булмый. Авыру башланып, 5-9 көннән соң кеше үләргә мөмкин. Хайваннарны котыру авыруыннан профилактик прививкалар белән генә саклап калып була. Район дәүләт ветеринария хезмәте котыру авыруын профилактикалау максатында авыл хуҗалыгы һәм йорт терлекләренә иммунизация үткәрә. 2014 елның беренче ярты елында 3590 баш мөгезле эре терлеккә, 408 баш мөгезле вак терлеккә, 1318 мәчегә, 2022 эткә вакцинация ясаган. Котыру авыруын профилактикалау өчен терлек хуҗалары ел саен вакцинация ясатырга тиеш, бу эт белән мәчеләргә генә түгел, йорт хайваннарына да кагыла. Терлекләргә вакцинация бушлай ясала.
Күрелгән чараларга карамастан, бу куркыныч авыруны берничек бетереп булмый, хәлләр һаман да куркыныч кала бирә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X