Күпләр өчен үрнәк булды ул…
Тәлгат Җамалетдинов турында хатирәләре белән укытучысы уртаклашты
13 ноябрьдә «Новая жизнь» («Яңа тормыш») редакторының тәрҗемә буенча урынбасары Тәлгат Җамалетдиновның кинәт вафат булуына бер ел тула. Иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе, татарча газетаның алыштыргысыз тәрҗемәчесе... Газетада утыз елдан артык эшләгән дәверендә аралашырга туры килгән кешеләрнең барысының да күңелендә тирән эз калдырды ул.
Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, «Суар» филиалы мөдире Нинель Мәсгут кызы Садриева – Тәлгат Җамалетдиновны балачактан ук белгән, аның белән еш аралашкан, матбугат өчен материаллар әзерләгәндә аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең берсе. Бүген ул Тәлгатнең аның хәтерендә нинди буларак саклануы турында сөйли.
Югары максатларга омтылучы
– Бу сүзләрне мин очраклы гына язмадым. Төрки һәм гарәп телләреннән Тәлгат исеменең мәгънәсе нәкъ шулай тәрҗемә ителә. «Тал» сүзен «кадерле», «сөекле», ә «гат» – «омтылырга», «ирешергә» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Шул рәвешле, бу исемне «кадерле омтылучы» яки «сөйкемле ирешүче» дип билгеләргә була.
Тәлгаткә әти-әнисе биргән исеме җисеменә бик туры килде.
Тәлгат Җамалетдиновны мин беренче тапкыр Кузнечиха урта мәктәбендә үзем укыткан тарих дәресләрендә күрдем. Ул безнең мәктәпкә Яңа Баран (хәзерге Чәчәкле) мәктәбеннән 9нчы класска укырга килде.
Аксыл чәчле, бик тыныч, сөйкемле, чибәр һәм сабыр егет иде ул. Беренче мәлне классташлары арасында берни белән дә аерылып тормады. Башта аларга, татар мәктәбендә укыган балаларның барысына да, рус телен үзләштерү авыр булды. Мин аларны бик нык кызгана идем. Өстәвенә, аларга бит башка авылдан килеп йөрергә, мәктәп каршындагы интернатта яшәргә туры килде. Ләкин акрынлап алар телне үзләштерделәр, инглиз телен дә өйрәнә башладылар, мәктәп тормышында актив катнаштылар.
Яшь романтик
– Хәтерлим әле, Тәлгатне дәресләрдә күзәткәндә, аның уйчан һәм хыялый карашын, романтик холкын күп тапкырлар күрдем. Күрәсең, ул вакытта ук аның җаны иҗади эзләнүдә булган. Аннары мин очраклы гына аның шигырьләр язуын, журналист булырга хыяллануын белдем. Яңа Баран авылы мәктәбе директоры Әнвәр Хуҗиәхмәтов аңа үрнәк булды. Гади, күп балалы гаиләдән чыккан егет үзлегеннән белем алу һәм осталыгын даими камилләштерү юлы белән моңарчы күрелмәгән һөнәри югарылыкка ирешкән – педагогика фәннәре докторы, профессор, педагогика буенча бик күп хезмәтләр авторы булган.
Әнвәр Нуриәхмәт улы балаларда һәрвакыт иҗатка, сәләтләрне үстерүгә омтылуны хуплады.
Нәкъ менә ул Тәлгатнең шигърияткә сәләтен күреп, журналистлыкка укырга киңәш итә.
1981 елда, Кузнечиха урта мәктәбен тәмамлагач, Тәлгать В.И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар журналистикасы факультетына укырга керә.
Журналист тормышы
– Шуннан соң безнең юллар берничә елга аерылды. Аннары без Болгарда очраштык һәм мин Тәлгатнең район газетасының татар бүлегендә эшләвен белдем.
«Яңа тормыш»ның штаттан тыш актив хәбәрчесе һәм Кузнечиха мәктәбе каршындагы «Юнкор» түгәрәгенең җитәкчесе буларак, миңа редакциядә еш булырга туры килде. Анда без еш кына Тәлгат Мансур улы белән сөйләшеп утыра идек.
Аның уңышлары мине бик сөендерде, мин аның талантына соклана идем. Ә ул шигырьләр яза иде. Болгар турында, туган авылы турында. Газетага исә туган як, район кешеләре турында мәкаләләр язды. Һәм аның материаллары һәрвакыт эчкерсезлек, дөреслек һәм гадилек белән аерылып торды.
Үзенең эше турында ул шатланып һәм яратып сөйли иде. Минем белән сөйләшкәндә ул һәрвакыт ачык йөз күрсәтеп, минем эшләрем, сәламәтлегем белән кызыксына иде. Еш шалтыратты. Сәбәп табып та, сәбәпсез дә. Бары тик сөйләшергә, аралашырга теләде. Ә аның белән сөйләшәсе сүзләрбез күп иде. Без икебез дә авыл кешеләре, туган ягыбыз кешеләре. Еш кына мин аңа мәкаләләр өчен темалар табып бирдем, кайвакыт ул үзе минем белән материалларының эчтәлеге турында киңәшә иде. Туган якны өйрәнүче, тарихчы буларак, миннән район тарихының индидер фактларын белеште. Мин аңа булдыра алганча ярдәм иттем.
Үз-үзен кызганмады
– Тәлгать һәрвакыт бик күп эшләде. Ял итмичә, сәламәтлегенең начарлануына игътибар итмичә дип әйтергә була.
Ул һәрвакыт укучыларны сөен-дерергә тырышты. Күп язды. Очерклар, мәкаләләр, шигырьләр яза иде. Ул «Яңа тормыш» укучыларын Спас районы кешеләре белән таныштырды, яхшы күңелле, тырыш кешеләр, игелекле эшләр, кызыклы вакыйгалар турында сөйләде.
Кинәттән вафат булган көнендә дә ул шулай ук эшләп утырган, чираттагы материалны тәмамларга һәм аны номерга тапшырырга ашыккан. Ул эш урынында, компьютеры янында, үз кабинетында үлеп киткән.
Бу олы югалтуга ихлас кайгырам, күңелем әле дә елый. Безнең барыбыз өчен дә бу бик зур югалту булды. Ә минем хәтеремдә ул мәңгегә үз эшенә, иҗатка гомере буе тугрылык саклаган изге күңелле кеше булып сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев