Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кунаклар тагын килергә булдылар

Бу көннәрдә Кузнечихада Казан - Биләр - Суар - Болгар җирләре буйлап сәяхәт итүче Чабаксар кунаклары булып китте.

"Уңыш теле" ("Язык успеха") тәрҗемәчеләр мәктәбе директоры Александр Блинов белән археолог, сәнгать белгече, культуролог Дмитрий Мадуров республикада беренчеләрдән булып туристлык маршрутын өйрәнү өчен "Уңыш теле" мәктәбе һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре кергән тарих сөючеләрдән торган төркем оештырганнар.

Кузнечихада аларны инде алдан ук көтеп торганнар, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган "Сувар" кунакханәсенә урнаштыралар. Кичке аштан соң, бәлеш белән чәй эчеп, мунча кергәч, кунакларны җирле мәдәният йорты үзешчәннәре оештырган концертка чакырдылар. Җирле артистлар күрше республика вәкилләрен җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән сәламләделәр. Гөлназ Ибраһимова башкаруында татар җырлары, үзешчән автор Наилә Адылованың шигырьләре һәм җырлары, Татьяна Курская шигырьләре, Валентина Родионова, Зөлфия Мөхәммәтгалиева һәм башкаларның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.

Икенче көнне туристлар "Сувар" музеенда һәм X - XIV гасырларның тарихи һәйкәле - Суар шәһәре урынында булдылар. Экскурсияне Болгар музей-тыюлыгының "Сувар" филиалы мөдире Нинель Садриева үткәрде.

Саубуллашканда, кунаклар биредә туристлар өчен барлык шартлар тудырылуын әйттеләр: әйбәт кенә кунакханә, елга буенда балыкчылар йорты бар. Алар монда тагын килергә булдылар, башкаларга да кунакка килергә киңәш бирәчәкләренә ышандырдылар.

Быел "Сувар"да барлыгы 625 кеше булган. Бу артык зур күрсәткеч булмаса да, узган елгыдан 100 кешегә күбрәк.

Рәсемдә: Н. Садриева (уңда) кунакларны безнең як тарихы белән таныштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев